Махсус операция ветераннарына ярдәм итү мәсьәләләре турында Хөкүмәт сәгате форматында фикер алыштылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 16:22

Бүген Дәүләт Советында унҗиденче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-бергәлекләрнең, волонтерлык хәрәкәтенең һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге схемасы төзелгән.  Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча региональ ведомствоара комиссия эшли. «Федераль ярдәм чараларына өстәмә рәвештә Татарстанда «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында хәрби хезмәт узучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган 360 мең сум акчалата түләү билгеләнгән. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт контракты төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 305 мең сум күләмендә», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Республикада 2025 елдан СВО ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасы эшли.  Сайлап алу турында җиңүчеләр (45 кеше) хәзерге вакытта яңадан һөнәри әзерлек буенча белем бирү программасында катнашалар. Һәр тыңлаучы дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлешләре буенча яңа квалификация турында диплом алачак. Программа финалистлары хакимият органнарында, компанияләрдә һәм оешмаларда төп позицияләргә һәм вазыйфаларга дәгъва итә алачак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына түләүләр турында сөйләгәндә, министр республикада 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү булуын билгеләп үтте. Яңа туган балалары булган гаиләләр, керемнәр дәрәҗәсенә карамастан, бүләк комплектлары белән тәэмин ителә.

Шулай ук йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга 100 мең сумга кадәр субсидия бирелә.

Эльмира Зарипова махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары каралын әйтте. Мәсәлән, 18 яшькә кадәрге балалар һәм ата-аналарның берсе республиканың дәүләт мәдәният учреждениеләре оештырган чараларга бушлай йөрү хокукына ия. СВОда катнашучыларның 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары Татарстан бюджеты хисабына балалар лагерьларына бушлай юллама ала. Ә 60 һәм 55 яшькә җиткән туганнары шифаханә-курортта дәвалануына юллама алуда һәм өлкәннәр һәм инвалидлар өчен махсуслаштырылган интернат-йортларга урнашканда өстенлеккә ия.

ТР муниципалитетларында СВОда катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Эльмира Зарипова Казанның район администрацияләрендә СВОда катнашучыларның балаларына мәктәптә түләүсез туклану, түгәрәкләргә йөрү, баланы муниципаль белем бирү оешмасына чиратсыз урнаштыру, баланы карау  өчен алына торган түләүдән азат итү хокукы бирә торган «Батыр» пластик карталары бирелүен искәртте.

2025 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен торак программасы гамәлгә ашырыла, ул социаль ипотека буенча фатирларны өстенлекле тәртиптә алырга мөмкинлек бирә. Социаль ипотека еллык 7% белән 28,5 елга кадәр бирелә, башлангыч взнос күләме фатир хакының 10% ын тәшкил итә. Бала туганда яки уллыкка алганда исәпкә куелганнан соң һәр балага 200 мең сум күләмендә субсидия карала.

Татарстанда аяклары ампутацияләнгән махсус хәрби операция инвалидларына  кул белән идарә ителә торган автомобильләр бирелә.  Медицина учреждениеләре СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә социаль тернәкләндерү һәм ярдәм күрсәтә.

Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм мәсьәләләре һәр муниципалитетта, һәр территориядә каралырга тиеш, дип билгеләп үтте. «Бу эшне туктатырга ярамый. СВОда катнашучылар – безнең республика геройлары, безнең горурлыгыбыз, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без аларның сорауларына һәм гаилә әгъзаларының мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә тиеш».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International