Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 15:51

Дәүләт Советының унҗиденче утырышы – бу елның көзге сессиядәге соңгы утырышы тәмамланды.  Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады.

2025 елда парламентның 11 утырышы булган, аларда ике йөзгә якын мәсьәлә, 40тан артык федераль закон проекты, РФ субъектларының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре каралган. Агымдагы чорда 112 республика законы проекты кертелгән, шуларның өчтән икесе диярлек – 63% ы депутатлар тарафыннан. Дәүләт Советы тарафыннан 85 закон кабул ителгән һәм республика Рәисе тарафыннан имзаланган, шуларның унбере – төп законнар. «Парламентарийлар бюджет һәм салым сәясәтенә аерым игътибар бирделәр. Республика Рәисе, Хөкүмәт, Хисап палатасы белән берлектә 2026 елга һәм аннан соңгы чорга бюджет проекты өстендә нәтиҗәле эшләдек, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Гадәттәгечә ул парламентның профильле комитетлары утырышларында,  парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында республика киңәшмәсендә каралды. База параметрлары буенча кабул ителгән бюджет балансланган, югары социаль юнәлешле һәм гамәлгә ашыруның программа механизмнарын саклап калган. Әйе, кытлык бар, әмма финанс министрлыгы аны финанслау чыганакларын билгеләде, сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә республика икътисадына өстәмә федераль акчалар җәлеп итү буенча актив эшне дәвам итәчәкбез».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда законнарның зур блогы предприятиеләргә ярдәм итүгә һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән салымнарга кагыла. Аерым алганда, йөк автотранспорт чаралары җитештерүчеләргә (махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга) салым ташламалары, оешмалар мөлкәтенә салым ташламалары, шул исәптән кунакханә бизнесында, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән ставкалар бирү сроклары озайтылган. «1 гыйнвардан федераль дәрәҗәдә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын үзгәртә торган салым төзәтмәләре пакеты үз көченә керәчәк. Профильле комитетларга вәзгыятьне вакытында, шул исәптән хокукый яктан да, күзәтеп торуны сорап мөрәҗәгать итәбез», – диде парламентарийларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Законнарның зур блогы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп реабилитацияләнгән гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итү тәртибе билгеләнгән, балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сату чикләнгән, күп балалы гаиләләргә закон нигезендә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү сайлау мөмкинлеге беркетелгән. «Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өч закон чыгару инициативасы карала, тагын берсе – Закон чыгаручылар советында. Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын аларны алга алып баруны  контрольдә тотуларын сорыйм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык депутатлар корпусына, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына патриотик тәрбиягә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, гуманитар йөкләрне җыюга һәм шәхсән озатып йөрүгә юнәлдерелгән проектлар һәм чаралар өчен рәхмәт белдерде. Мондый чаралар арасында парламент башлыгы гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне атады. Агымдагы чорда Дәүләт Советына 4 меңләп шикаять һәм тәкъдим кергән (алдагы елга карата + 17% үсеш белән), шуларның 11% ы диярлек махсус хәрби операциядә катнашучылар сораулары белән бәйле.  «Хезмәттәшләремнең игътибарын шуңа юнәлтергә телим – бу элемтәнең мөһим инструменты, җәмгыятьнең үзенчәлекле барометры, алга таба закон проекты эше өчен идеяләрнең турыдан-туры чыганагы. Һәр мөрәҗәгатьне контрольдә тотуыгызны сорыйм», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, быел март аенда Дәүләт Советы үз эшчәнлегенең 30 еллыгын билгеләп үткән.

Парламент башлыгы фикеренчә, киләсе елда депутатлар корпусына, гавами хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә булып  ил Президенты һәм Хөкүмәте карарларында, Республика Рәисенең Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында, шулай ук дәүләт башлыгының россиялеләр белән туры элемтәсе барышында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрне гамәлгә ашыруда актив катнашырга туры киләчәк. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү мөһим бурыч булып кала. Республика дәрәҗәсендә әлеге мәсьәләләрне җайга сала торган 20дән артык хокукый акт кабул ителгән инде. Бу сан төгәл түгел, федераль һәм төбәк закон чыгаручылары тарафыннан ярдәмнең өстәмә механизмнарын кертү буенча системалы эш туктатылмый,  – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Исегезгә төшерәм, ил Президенты 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү инициативасын хуплады. Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе расланды, анда Россиянең күпмилләтле бердәмлеге һәм этномәдәни күптөрлелеге мөһимлеге ассызыклана. Бу безнең өчен хәлиткеч мәсьәләләр, Татарстанның көндәшлек сәләте нигезе. Тиешле республика концепциясенә үзгәрешләр кертеләчәк. Аларны бергәләп гамәлгә ашырырга кирәк".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, быел сентябрь аенда оештырылган муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлар корпусы белән тыгыз хезмәттәшлектә, элеккечә, сайлаучылар белән эш алып барыла. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар узачагын искәртте, алар барышында федераль парламентның түбән палатасында Татарстанның вәкиллек дәрәҗәсен саклап калырга кирәк булачак. 

«Безнең таяныч – сайлаучылар икәнен онытырга ярамый. Урыннарда, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының сентябрь аенда оештырылган депутатлар корпусы белән тыгыз хезмәттәшлектә, эшләү төп бурыч булып тора", –  дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International