Татарстанда яңа дәүләт бүләге барлыкка киләчәк

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 13:05

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт бүләкләре турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде. Закон Татарстанның мактаулы исемлеген яңа дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләре атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме белән тулыландыра.

«Күрсәтелгән эшчәнлек өлкәләреннән чыгып, «Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләре атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме милли гвардия гаскәрләрендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт итүче, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең югары профессионал хәрби хезмәткәрләренә һәм хезмәткәрләренә дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, кеше һәм граждан  хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, милли гвардия гаскәрләре кадрларын әзерләүдәге һәм тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен бирелә”, - дип белдерде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим иткәндә.

Моннан тыш, закон проектында Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы дәүләт бүләге белән бүләкләү турындагы мәсьәләне шәхсән тәкъдим итәргә хокуклы дигән норма карала.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында закон белән түбәндәге дәүләт бүләкләре гамәлгә куелган:

- 2 орден («Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», «Дуслык»);

- 1 орден медале («Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен»);

- 6 медаль («Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен», «Ата-ана фидакарьлеге»,   «Ана даны-Материнская слава», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел», «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан»);

- 47 мактаулы исем.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International