Дәүләт символлары турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 13:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт символлары турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ дәүләт символлары турындагы Татарстан Законы нигезләмәләрен федераль һәм республика законнары нормаларына туры китереп актуальләштерү максатларында эшләнгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон нигезендә дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, гражданнар, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар тарафыннан Татарстан гербын һәм флагын, шул исәптән аларның сурәтен куллану дәүләт символлары турындагы законда каралмаган очракларда рөхсәт ителә торган норма беркетелә, әгәр дә ки мондый файдалану дәүләт символикасына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтү булмаса. Шулай ук республиканың дәүләт гимнын дәүләт символикасы турындагы законда каралмаган башка очракларда башкару мөмкинлеге дә карала.

Законда Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә һәм аларның документларына; Татарстан Республикасы дәүләт органнары тарафыннан гамәлгә куелган һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре булып тормаган күкрәк билгеләренә һәм медальләренә; Татарстан Республикасы тарафыннан гамәлгә куелган оешмаларның бланкларында һәм мөһерләрендә урнаштыру мөмкинлеге каралган норма кертелә.

Закон биналарында (территорияләрендә) даими рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы күтәрелгән (урнаштырылган) белем бирү оешмалары даирәсе киңәйтелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт флагы милек рәвешләренә бәйсез рәвештә барлык белем бирү оешмалары биналарында даими рәвештә куела йә аларның территорияләрендә даими рәвештә урнаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International