Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортлар социаль хезмәт күрсәтү йортлары дип атала башлый

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 13:08

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының 6-8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Документ социаль хезмәт күрсәтү турында федераль закон кысаларында эшләнгән һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның исемнәрен, балалар учреждениеләрен дә кертеп, социаль хезмәт күрсәтү йортлары дип үзгәртүне күздә тота.

Закон проектын тәкъдим иткән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, учреждениеләрнең исемнәрен үзгәртү әлеге учреждениеләр хезмәткәрләрен пенсия белән тәэмин итүгә йогынты ясамаячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International