Алексей Созинов: «Игелекле Казан» коворкингы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә инициатива күрсәтергә мөмкинлек бирә торган киңлек»

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе, 16:58

Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Игелекле Казан» коворкинг үзәгендә һәм Казан шәһәре Совет районының Балалар академиясендә булдылар. 

Ярослав Нилов төбәк атнасы кысаларында эш сәфәре белән Казанга килде. Бүген ул «Игелекле Казан» коворкинг үзәге директоры Татьяна Мерзлякова белән аралашты, үзәкнең эшчәнлеге белән танышты, анда йөрүчеләр белән очрашты.

«Игелекле Казан» коворкингында социаль инициативаларны үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм уңай, нәтиҗәле, аңлы мохит булдыруга юнәлдерелгән хәйрия һәм инклюзив чаралары оештырыла. Үзәккә килүчеләр – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – үзләре Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөкләрне җыюны һәм төргәкләүне оештыруга, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен татлы бүләкләр формалаштыруда ярдәм итәләр.

Алексей Созинов әйтүенчә, «Игелекле Казан» коворкингы – ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә инициатива күрсәтергә һәм мохтаҗларга реаль ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган киңлек. «Бу үзәккә килүче кешеләр гуманитар йөкләрне җыю, төрү һәм формалаштыру процессына актив кушыла. Бу тәҗрибә аларның үзләренә үсәргә һәм һәм кирәкле итеп  тоярга ярдәм итә», – дип басым ясады Алексей Созинов. 

Ярослав Нилов сәламәтлеге үзенчәлекле кешеләр өчен мондый үзәкләрнең әһәмиятен ассызыклады. «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чиксез эчке ресурсларга ия. Алар дөньяга ачык, ярдәмчел һәм игътибарлы. Бу кешеләр дөньяны башкача кабул итә, тирә-юньдә гүзәллекне тирәнрәк тоя һәм яктырак күрә. Шуңа күрә алар өчен башкаларга ярдәм итү һәм үзләрен кирәкле итеп хис итү теләкләрен тормышка ашыра алырлык шартлар тудыру мөһим», – дип саный Ярослав Нилов.

Бүген «Игелекле Казан» үзәгендә Ярослав Нилов һәм Алексей Созинов «Өлкән буын теләкләре чыршысы» хәйрия акциясенә кушылдылар. Парламентарийлар инвалид балалар тәрбияләүче пенсионерларның Яңа ел теләкләрен үтәячәк. «Өлкән буын теләкләре чыршысы» акциясе – уникаль, – дип басым ясады Ярослав Нилов журналистлар белән аралашканда. – Бик теләп катнашам һәм аны популярлаштыру өчен барысын да эшләячәкмен».

Моннан тыш, Ярослав Нилов эш сәфәре кысаларында Казан шәһәренең Совет районында Балалар академиясе педагоглары һәм укучылары белән очрашты. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иҗат үзәгендә театр сәнгате, кул эшләре, информатика һәм логопед дәресләре үткәрелә. Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов балалар өчен күннән Яңа ел бүләкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International