Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ вәкилләренә: «Сез – республиканың закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашучылар»

2025 елның 26 декабре, җомга, 13:33

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Матбугат конференциясендә парламент башлыгы гадәттәгечә Дәүләт Советының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады. Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм парламент тормышындагы төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләде. Аерым алганда, парламент тарафыннан кабул ителгән социаль әһәмияткә ия законнар, җирле үзидарә реформасы, закон чыгару инициативалары һәм парламентара хезмәттәшлек турында. 

«Без мәгълүмати сәясәт буенча хезмәттәшләребез – республика тормышын үз газеталарында, теле һәм радиоканалларында яктыртучы журналистлар белән парламентның 2025 нче елдагы эшенә нәтиҗә ясыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга. – Сез парламент көн тәртибен формалаштыруда һәм татарстанлылар тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карауда парламентка күп яктан ярдәм итәсез. Болар барысы да безнең профильле комитетларда һәм эксперт советларында, парламент һәм фракцияләр утырышларында фикер алышу предметына әверелә.  Сез закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашасыз».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республика Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узып баручы елның мөһим сәяси вакыйгасы булган. Парламент та яңарган. Сентябрь сайлауларында Мәләкәс округы буенча депутат итеп Андрей Фомичев сайланган. Депутат Алексей Созинов Социаль сәясәт комитеты рәисе булган.  Ул Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына билгеләнгән Светлана Захарованы алмаштырган. Ринат Фазылов үзенең коллегасы – депутат, Россия Герое Рәсим Баксиковны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары урынында алыштырган.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ел башы Татарстан парламентарийларының муниципаль реформа кысаларында федераль үзәк белән алып барган зур эше белән бәйле. Татарстанның төбәкләрнең үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдимнәре – авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калып, бер дәрәҗәле үзидарәгә күчәргәме яисә ике дәрәҗәле үзидарәне калдырыргамы – ишетелгән. Татарстан ярдәме белән федераль законга сизелерлек үзгәрешләр кертелгән, аерым алганда, тәкъдим ителә торган бер дәрәҗәле система урынына төбәкләргә ике дәрәҗәле системаны калдыру хокукы бирелгән. «Безнең өчен авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калу мөһим иде. Бездә инде безнең законнарны әлеге норматив документларга яраклаштыру буенча эшче төркем оешкан, аларны карарга кирәк булачак. Сүз федераль үзәк һәм РФ субъектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында бара. Республикада барлыгы 90га якын закон һәм башка хокукый актлар кабул итәргә һәм аларга төзәтмәләр кертергә кирәк иде. Аларның якынча 70енә үзгәрешләр кертелгән, бер өлеше 24 декабрьдә Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Калган закон проектлары алга таба эш таләп итә, киләсе елда нәкъ менә алар өстендә эшләячәкбез».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламент махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү буенча зур эш башкарган. Быел депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләре тырышлыгы белән 1,6 млн сумнан артык акча җыелган, шуларның 1 млн сумнан артыгы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балалары өчен гигиена әйберләре, тәм-томнар, уенчыклар һәм киемнәр сатып алуга юнәлдерелгән, шулай ук акчалар квадрокоптерлар, пилотсыз очкыч аппаратлары детекторлары, дару препаратлары, хәрбиләр өчен дизельгенератор сатып алуга юнәлдерелгән.

«Без шефлыкка алган шәһәрләргә партия, депутатлар корпусы, җирле үзидарә органнары линиясе буенча мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде, аларны безнең депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе активы, район башлыклары озатып барды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Без шулай ук гуманитар ярдәм җыюда катнашкан  барлык татарстанлыларга да рәхмәтле».

2025 елда депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләре шулай ук «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясенә кушылганнар, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын сугыш ветераннары каберлекләрен торгызу эшләрен башкаруга күчергәннәр. Караучысыз калган калган Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән 12 кабер тәртипкә китерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – социаль-икътисадый үсеш буенча регионнар рейтингында лидерларның берсе. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, бәяләүләр буенча, тулай төбәк продукты күләме 5,6 трлн сум тәшкил итәчәк, үсеш – 102,4 %. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 трлн сум булыр дип көтелә, сәнәгать җитештерүе индексы – 109%. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 401,2 млрд сум, үсеш –107%.

Парламентара багланышлар турында сөйләгәндә һәм журналистларның чит илләр белән яңа шартларда хезмәттәшлек итү турындагы сорауларына җавап биргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта РФнең 40 субъекты белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр (шуларның өчесе быел имзаланган), дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән 2 килешү, чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турында 11 килешү һәм беркетмә төзелүен әйтте. «Бу хезмәттәшлек уңай тәҗрибәләрне, эшнең яңа формаларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Без Беларусь Республикасы белән актив хезмәттәшлек итәбез, бер атна элек ДХР белән беренче килешүне имзаладык. Төп бурыч –яңа мөмкинлекләр эзләү, күршеләрнең ничек эшләвен күрү».

Матбугат конференциясен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар корпусына парламент вакыйгаларын объектив һәм оператив яктыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International