Наказларны үтәү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү: Юрий Камалтынов киләсе елда «Бердәм Россия» фракциясенең эш юнәлешләрен билгеләде

2025 елның 26 декабре, җомга, 17:28

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Сәяси советы Президиумы утырышында 2025 елда Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутат фракциясе эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады.

Быел «Бердәм Россия» фракциясенең 8 утырышы булган, аларда 29 мәсьәлә каралган. Алар арасында – Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшләрнең торышы, газлаштыру программасы, юл төзелеше, бистә эчендәге юлларның торышы һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, физик культура һәм спорт өлкәсен үстерү, республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм башка актуаль мәсьәләләр.

«Депутатларның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулары дәвам итте, – дип сөйләде Юрий Камалтынов, – башкарма хакимият органнарына килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча мәгълүмат тыңланды. Фракция утырышларында уннан артык министрның чыгышлары тыңланды».

2025 елда Дәүләт Советына, парламент Рәисе урынбасары әйтүенчә, 112 Татарстан Республикасы закон проекты кертелгән. Фракция әгъзалары инициативасы белән Дәүләт Советы каравына 69 закон проекты җибәрелгән. Хисап чорында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан 85 Татарстан Республикасы Законы имзаланган. Имзаланган база законнарының гомуми саны –11.

«Фракция әгъзалары тарафыннан федераль закон проектлары да тәкъдим ителде, – диде Юрий Камалтынов, – хәрби хезмәт узучы затларның пассив сайлау хокукын гамәлгә ашыру өлешендә, шул исәптән махсус хәрби операция уздыру зонасында, «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символларын хөрмәт итмәүне белдерүче мәгълүмат керү чикләүләрен билгеләү өлешендә, ау кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар күләмен арттыру өлешендә, шулай ук ауны гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итүнең минималь срогын билгеләү, илнең конституцион төзелеше нигезләренә, дәүләт һәм җәмәгать куркынычсызлыгына каршы юнәлтелгән административ эшләрне карау өлешендә. Шулай ук Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру буенча ашыгыч чаралар күрү кирәклеге турында мөрәҗәгате кабул ителде».

Фракция депутатлары, Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясе чараларында актив катнашкан. «Безнең ишегалды» күршелек фестивале оештырылган, аның кысаларында фракция әгъзалары республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар уздырган.

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары искәрткәнчә, 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән булган. «Депутатлар ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар, истәлекле чараларда һәм хәрби-патриотик акцияләрдә актив катнаштылар, геройларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, республика территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелде һәм күрсәтелә», – дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, депутатларның халыкны кабул итү һәм сайлаучылар алдындагы йөкләмәләрен үтәү эше турында сөйләде. «Санитария оборонасына әзер» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның маенда бердәмроссиялеләр «Эш урынында беренче ярдәм күрсәтүнең заманча технологияләре» белем бирү семинарында катнаштылар. Моннан тыш, партиянең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары әйтүенчә, быел «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе күп планлы эшен дәвам иткән.

Юрий Камалтынов шулай ук киләсе елга бурычлар билгеләде.

«2026 елда без тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга, фракция депутатларының Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын  уздыру кысаларындагы чараларда катнашуына, шулай ук иҗтимагый-сәяси чараларга аерым игътибар биреп, халык наказларын үтәүгә һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар биреп үз эшебезне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International