Лилия Маврина: «Камалыштагыларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге саклана»

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе, 13:51

Бүген, Ленинградны Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган герой-шәһәр халкы истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантанада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутат Руслан Йосыпов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ветеран-ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары, казанлылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, сугыш елларында Татарстанга бик күп ленинградлы эвакуацияләнгән, Төньяк башкаладан Казанга шулай ук эре предприятиеләр күчерелгән. Дәрвишләр бистәсенең тарихы да Нева ярындагы шәһәр белән тыгыз бәйләнгән – камалыштагы Ленинградта яшәүчеләрнең күбесе өчен бу җир икенче ватанга әверелгән. 1941 елның җәендә Казанның «Вагонстрой» дип танылган һәм Ленинград архитекторы тарафыннан проектланган бу микрорайонына Ленинград дәүләт оптика-механика заводы эвакуацияләнә. Сугыштан соң завод Казанда кала, Казан Дәрвишләр бистәсендәге иң эре предприятиеләрнең берсенә әверелә.

Журналистлар белән аралашканда, Лилия Маврина тарихи хәтерне саклауның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Ел саен Ленинград блокадасын өзү көнендә Казан халкы камалыштагы Ленинградта яшәүчеләргә һәм бу блокаданы өзгән сугышчыларга хөрмәт күрсәтү һәм хәтерне яңарту өчен Дәрвишләр бистәсенә җыела, – дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре, – әлбәттә, бу безнең илебезнең фаҗигале тарихы, әмма бу әле совет халкының батырлыгы, кыюлыгы һәм ныклыгы үрнәге дә. Камалыштагы Ленинград халкы 872 көн дәвамында бөтен дөньяга тормышны, туган илне ничек яратырга, фашизмга каршы ничек көрәшергә кирәклеген күрсәтте. Бу безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак батырлык. Безнең бурыч – яшь буынга батырлык һәм ватанпәрвәрлекнең бу уңай үрнәген җиткерү генә түгел, ә тарихның шул рәхимсез битләре турында дөресен сөйләү. Һәм без моны һәрвакыт эшләячәкбез».

«Хәзерге вакытта Татарстанда «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 65 ветеран яши, шуларның 41е – Казанда, һәм һәркайсына җитди социаль ярдәм күрсәтелә, – дип билгеләп үтте республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Әлбәттә, алар инде олы яшьтәге кешеләр, һәм без аларның барысын да исемнәре белән беләбез, алар туганнарының гына түгел, дәүләт органнарының да кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши. Аларга социаль хезмәткәрләр хезмәте күрсәтелә, көнкүрештә ярдәм итәләр. Ә безнең өчен, киләсе буыннар өчен, иң мөһиме – бу истәлекне саклау һәм балаларыбызга тапшыру», – дип басым ясады Эльмира Зарипова.  

Эвакуацияләнгән ленинградлылар Казанга 1941 елның җәендә, камалышта калганчыга кадәр үк килә башлыйлар, ә инде 1941-1942 елларның кышында республикабыз башкаласына Ладога күле буйлап эвакуацияләнгән эшелоннар җибәрелә.

Ул дәһшәтле еллар турындагы истәлекләре белән блокададагы Ленинградта яшәгән 90 яшьлек Людмила Хитрина уртаклашты. «Бу иң авыр еллар булды. Иң куркынычы, без көн күрмәдек, – дип сөйләде Людмила Александровна, – караңгыда балалар бакчасына киттек, өйгә дә караңгыда кайттык, чөнки барлык тәрәзәләрдә пәрдәләр төшерелгән иде. Әнине фронтка алырга теләгәннәр, ләкин анда цинг башланган, аяклары шешкән, һәм шул вакытта эвакуациягә рөхсәт биргәннәр. 1942 елның 5 апрелендә безне эвакуацияләделәр».

Дәрвишләр бистәсендә узган истәлекле митингта Фәүзия Мөхәммәтшина да үз тарихын сөйләде. «Олы апа һәрвакыт ипи чиратына бара иде, – дип искә алды Ленинград камалышында яшәгән ханым,  – һәм бервакыт, аңа ул вакытта 17-18 яшь булган, ипи алып  өйгә кайтып барганда аңа бер егет килеп бәрелгән һәм шул ипи кисәген аннан тартып алган. Әти апаны эзләп китте. Башыннан үткәннәрдән апа бик каты салкын тидереп авырды. Ул Ленинградның Пискарев зиратында «41 ел» саны куелган кабердә ята».

Бүген митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварында өзелә). Анда йөзләрчә меңләгән кешенең гомере өзелә (төрле бәяләүләр буенча, 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше). Санкт-Петербургта һәлак булучылар истәлегенә 35 томлык Хәтер китабы басылып чыккан, анда 629 меңнән артык корбанның исемнәре кертелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International