Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны югары бүләк белән котлады

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 17:49

РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

"Бу Сезнең Россия файдасына нәтиҗәле хезмәтегезгә, югары һөнәри эшчшнлегегезгә, эшкә җаваплы карашыгызга лаеклы бәя. Күп еллар дәвамында Сез туган Татарстан Республикасы мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итәсез, аның социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итәсез, якташларыгызның хөрмәтен һәм ышанычын казандыгыз. Киләчәктә дә башлангычларыгыз уңышлы булсын, ә уйланганнарыгыз тормышка ашсын», – дип билгеләп үткән Валентина Матвиенко котлау телеграммасында.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тиешле указы кичә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин югары бүләккә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International