Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округында законнар чыгару җыеннары башлыклары медиарейтингында икенче урынны алды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе, 17:43

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елның гыйнварында ММЧда РФ субъектларының закон чыгару органнары башлыклары рейтингында Идел буе федераль округы буенча - икенче, Россия буенча алтынчы урынны алды. Рейтинг Медиалогия белән тәкъдим ителгән.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 4 952 тәшкил итте.

Рейтингка 1 февральгә булган торыш буенча Россия төбәкләренең закон чыгару органнары рәисләрен керттеләр. Ул 108 меңнән артык чыганакны – телеканалларны, радиостанцияләрне,  басмаларны, мәгълүмат агентлыкларын һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чараларын үз эченә алган «Медиалогия» системасы мәгълүмат базасын кулланып, Россия массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмаларны анализлау нигезендә формалаштырылган.

 Тикшеренү 2026 елның гыйнварында үткәрелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International