Фәрит Мөхәммәтшин: «Муса Җәлил исеме халкыбыз хәтерендә яши һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора»

2026 елның 15 феврале, якшәмбе, 19:49

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» -  Халыкара әдәби конкурсының гала-концерты булды. Чарада катнашучыларны һәм оештыручыларны республика Рәисе, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Бүген без патриот, герой-шагыйрь һәм исеме мәңгелек батырлык символына әверелгән шәхес Муса Җәлилне искә алабыз, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин чараны ачып.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, герой-шагыйрьнең үлемсез батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә сакланачак, ә аның күрсәткән рухи ныклыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. "Әсирлеккә эләксә дә ул сынмый. Хәтта үлемгә хөкем ителгән фашист төрмәләрендә дә ул төп корал итеп – каләмне сайлый. Җәлилнең бу чорда язган шигырьләре иҗатының югары ноктасы гына түгел, бу кешелек рухының җиңеп чыгуына ачык мисал, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Шагыйрьнең батырлыгы турында безгә килеп ирешкән «Моабит дәфтәрләре " аша беләбез. Ул аның Ватанга тугрылыгының ачык дәлиле булды. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты исеме бирелү бу аңа карата тарихи гаделлек күрсәтү иде».  

Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан  республикада күп кенә чаралар, шул исәптән әдәби кичәләр уздырылуын, Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган спектакльләр куелуын искәртте. Февральдә киң прокатка «Кара урман» нәфис фильмы чыкты. Шагыйрь мирасы бөтен дөньяда меңләгән кешене берләштерә. Моның ачык мисалы итеп Фәрит Мөхәммәтшин «Җәлил укулары» халыкара конкурсын атады.

Быел конкурска Россиянең 39 төбәгеннән һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза килгән. Конкурста катнашучыларның иң яшенә 4, иң өлкәненә 88 яшь. Жюри карары белән конкурста 112 җиңүче билгеләнде. Шигырьләре 26 телдә яңгырады. "Быелгы конкурс - «Мәңгелек җыр» – Җәлилнең «Мәңгелек җыры» халыклар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне күрсәтүче традиция, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәм моның әһәмияте быел илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда бермә-бер арта. Шагыйрь иҗаты төрле телләрдә яңгырый, халыкны берләштерә».

Конкурс лауреатларына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин  җиңүләре белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, уңышлар һәм республикабыз һәм күпмилләтле илебез хакына яңа казанышларга илһам теләде. "Сез җиңүчеләр генә түгел, сез барыгыз да хәтер Муса Җәлил васыять итеп калдырган мирасны саклаучы», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе конкурсны оештыручыларга - Бөтендөнья татар конгрессына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына шагыйрьнең иҗади мирасын саклауга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Ркаил Зәйдуллин һәм Ренат Вәлиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, педагоглар һәм республика мәктәпләре укучылары катнашты.

«Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатында ел саен үткәрелә. Быел жюри карары белән конкурста 112 җиңүче билгеләнде. Алар барысы да гала-концертка чакырылган иде. Моннан тыш, конкурста җиңүчеләр Муса Җәлил музей-фатирында булды, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләренең» төп нөсхәләрен чыгару» тантанасында һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International