Марат Әхмәтов Тукай районында эш сәфәрендә

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе, 19:02

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук 2026 елга планнар турында фикер алыштылар.

Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән Мемориаль комплекска чәчәкләр салу тантанасында катнашты, шулай ук Әҗмәкәй авылындагы бер йортка газ кертүнең барышы белән танышты.

"Тукай районы – шәһәр яны районы. Аның бу үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк. Рәсми рәвештә теркәлгән район халкына тагын берничә дистә мең кешене өстәргә кирәк, алар шәһәрдә теркәлгән, әмма чынлыкта район территориясендә яшиләр", – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. 

Марат Әхмәтов муниципаль хакимиятнең үз территориясенең эчке проблемаларына чумарга һәм фаразлый белергә тиешлеген ассызыклады.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, торак төзелешенә һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне киңәйтүгә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, җитештерү продукциясе күләмен арттыру өстендә эшләргә кирәк.

2025 ел йомгаклары буенча Тукай районы республиканың социаль-икътисадый үсеш рейтингында 4 нче урынны алган, алдагы ел белән чагыштырганда ике урынга югары күтәрелгән.

Көннең беренче яртысында Марат Әхмәтов Тукай районында газлаштыру программасының ничек гамәлгә ашырылуы белән танышты. Парламент башлыгы урынбасары Әҗмәкәй авылында яшәүче Зәкиевлар гаиләсендә булды, аларның йортын газ челтәренә тоташтырдылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары –  «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар ТаҺиров катнашты. Йортка газ кертү Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгын һәм сәнәгатен үстерү төбәк программасы кысаларында узды. Бу вакыйга районның авыл җирлекләрендә тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чираттагы мөһим адым булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International