Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 10:20

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышының көн тәртибе, «КПРФ фракциясендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм башка алда торган чаралар турында" дигән темага матбугат конференциясе уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин үткәрде.

Дәүләт Советының Президиум каравына кертелгән унсигезенче утырышы мәсьәләләре буенча фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күпчелеген хуплавын белдерде. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен яңгыратырга карар кылынды.

Бүген КПРФ фракциясе депутатлары кайбер чараларны әзерләү һәм уздыру белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, март аенда КПРФтан сайланган муниципаль берәмлекләр депутатлары белән зона киңәшмәләре һәм Татарстан Республикасында социаль объектларның террорчылыктан якланганлыгы һәм бакчачылар проблемасына багышланган түгәрәк өстәлләр узачак.

Моннан тыш, утырышта КПРФ фракциясе депутатлары "Бу безнең тарих. Казанышлар һәм җиңүләр" темасына фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнү буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International