Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 10:05

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды. Парламент Президиумы утырышта карау өчен  13 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 3 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Утырышта беренче укылышта карауга 3 республика законы проекты чыгарыла. Әлеге закон проектлары белән җирле үзидарә турында, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына, шулай ук Татарстан Экология кодексына су саклау зоналарыннан файдалану мәсьәләсен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Советы каравына шулай ук 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция советы һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматлары, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында мәгълүмат тыңлау планлаштырыла. 

Депутатлар көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Аерым алганда, бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унтугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 19 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе турында.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисен сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында.

5. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

6. 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеге турында доклад.

7. «2025 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге  нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында»  Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

8. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы.

         9. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы.

10. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 165-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 166-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, алар арасыннан булган затларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 163-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 83 һәм 98 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 164-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 65 һәм 66 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 1133108-8 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль милектәге җир кишәрлекләрен комплекслы үсеш территорияләре чикләренә кертү тәртибен төгәлләштерү турында).

15. «Бөртекле ашлык турында» Россия Федерациясе Законының 171 һәм 22 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1148367-8 номерлы федераль закон проекты турында (бөртекле ашлыкның һәм бөртекле ашлыкны эшкәртү юлы белән алынган продуктларның сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) предметын киңәйтү өлешендә).

16. «Җирләрне һәм җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү турында»  Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

17. «Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә үзгәрешләр кертү хакында» 1138192-8 номерлы федераль закон проекты турында (нотариаль гамәлләр башкарганда видеотеркәү чараларын куллану мәсьәләсе буенча).

18. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 47595-8 номерлы федераль закон проекты хакында (салым түләүче мөлкәтенә алдан вакытлыча чикләү чаралары кертү тәртибе турында).

19. Хөкүмәт сәгате: «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү турында».

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International