Фәрит Мөхәммәтшин: «Тормышымда яңа этап башлана, әмма мин Татарстан патриоты булып калам»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 10:14

«Мин гади булмаган карар кабул иттем һәм рәсми рәвештә депутат һәм Татарстан Республикасы парламенты рәисе вәкаләтләрен тапшыру турында белдерәм. Бу – уйланылган һәм  үлчәнгән карар. Сәясәттә, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш», – дип белдерде бүген Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында. Депутатлар парламент башлыгы карарын хуплады.

«Бүгенге утырыш минем өчен үзенчәлекле,  – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрит Мөхәммәтшин.  – 30 ел дәвамында мин парламент руле артында булдым, бу минем өчен гаять зур җаваплылык, киеренке эш,  һәм шуның белән бергә, парламентыбыз, республикабыз һәм үзләренең тырыш хезмәтләре белән туган республикабызга – Россия Федерациясенең терәк регионы үсешенә саллы өлеш кертүчеләр өчен горурлык чоры булды».

«Безгә зур үзгәрешләр чорында эшләргә туры килде, –  дип басым ясады парламент җитәкчесе.  – Республика хөкүмәте, җирле үзидарә органнары һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән берлектә бердәм командада без хәзерге Татарстанның хокукый нигезен формалаштырдык, тотрыклы социаль-икътисадый үсеш өчен шартлар тудырып, законнар кабул иттек. Без икътисадыбызны ныгытуга, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән инициативаларны хупладык, һәр татарстанлының тормыш сыйфатын күтәрү өстендә эшләдек. Без башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз, федераль хакимият органнары белән конструктив диалог булдыра, шул ук вакытта без республикабыз мәнфәгатьләрен уңышлы яклый алдык».

«Без һәрвакыт парламентыбыз дискуссияләр өчен генә түгел, ә кешеләрне ишетә торган һәм аларның сорауларына җавап бирә торган реаль эшләүче механизм булсын дип омтылдык,  –  дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Миңа бигрәк тә шунысы кадерле: бу залның диварларында, төрле фикерләрдә булса да, үзара ихтирам рухы сакланып калган. Без бәхәсләшә идек, әмма барыбызны да бер максат берләштерде  –  Татарстанның чәчәк атуы һәм аның гражданнарының иминлеге».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ышанычы, даими ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде. Парламент җитәкчесе Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, депутатларга, Дәүләт Советы аппаратына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин республика сайлаучыларына аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең ышаныч бу еллар дәвамында минем өчен төп таяныч һәм кабул ителә торган карарларның иң катгый чарасы булды» , – дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

«Минем тормышымда яңа этап башлана, әмма мин иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмыйм,  Мин Татарстанның патриоты булып калам, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешемне кертергә әзер, –  дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.  – Дәүләт Советы үз курсын саклап калыр һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итәр  дип ышанам. Республикабыз алдында  күп бурычлар тора, депутатларның профессиональлеге – аларны уңышлы хәл итүнең нигезе».

Фәрит Мөхәммәтшин барысына да уңышлар, карарлар кабул итүдә зирәклек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International