Дәүләт Советы утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алыштылар

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 13:59

Бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлек йомгаклары турындагы доклады тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, 2025 елда балалар омбудсмены адресына 1683 мөрәҗәгать кергән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 10% ка кимрәк. Мөрәҗәгатьләр гаилә, мәгариф һәм балаларны социаль яклау мәсьәләләренә кагыла. Мәгълүмати куркынычсызлык белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны 21% ка арткан. "Узган ел без халык белән аралашуны күчмә кабул итүләр, Адвокатлар палатасы катнашында айлык консультацияләр аша киңәйттек. Бу катлаулы мәсьәләләрне профильле белгечләрне җәлеп итеп нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Светлана Захарова. – Гражданнарның шикаятьләрен карау нәтиҗәләре буенча 334 мөрәҗәгать контрольгә алынды, 228 мәсьәлә уңай хәл ителде, калган очракларда баланың бозылган хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуда ярдәм күрсәтелде».

Светлана Захарова балалар хокукларын яклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, алар аерым игътибар таләп итә. Мондый сораулар арасында ул гаиләнең имин булмавын билгеләде, аның нәтиҗәсе социаль ятимлек булырга мөмкин. «Ата-аналарның берсеннән, якын туганнарыннан килгән ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү һәм чикләү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр беренче урынга чыкты, – дип сөйләде Светлана Захарова. – Ведомствоара ярдәм таләп ителә торган гаиләләрнең артуына профилактика хезмәтләренең активрак эшләве дә ярдәм итте, алар сигнал карталарын үткән ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк җибәрделәр. Беренче тапкыр иң күп санда сигнал карталары сәламәтлек саклау системасыннан килде, ә гадәттәгечә хокук саклау органнарыннан түгел. Без гражданнардан һәм 112 телефоны аша имин булмаган гаиләләр турында мәгълүмат килгәндә хәлне ведомствоара багланышларда тикшерәбез. Эш нәтиҗәсе балалы 64 гаиләне иртәрәк ачыклау һәм учетка кую булды».

Шул ук вакытта, Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, ата-ана хокуклары чикләнгән кешеләр арасында үз хокукларын кире кайтарган ата-аналар саны арту күзәтелә. «Вәзгыятьне үзгәртү өчен гражданнарга аларның ата-ана хокукларын торгызуда ярдәм күрсәтүнең муниципаль юл карталары өйрәнелде. Документларны анализлау аларны эшләп бетерү кирәклеген күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә район башлыклары адресына тәкъдимнәр эшләнде һәм җибәрелде, – дип билгеләде Светлана Захарова. – Быел без эшләрне юридик яктан алып баруга, шул исәптән ата-ана хокукларын торгызуга игътибарны юнәлтәчәкбез. Бу категориядә еш кына кыенлыклар килеп чыга. Шуңа күрә типик хаталарны һәм бушлыкларны ачыклау өчен инде каралган дәгъваларга анализ ясарбыз, бигрәк тә дәгъваларны каралмыйча яки канәгатьләндермичә кире какканда. Безнең максат – опека органнары өчен тәкъдимнәр әзерләү. Бу дәгъва гаризалары һәм бәяләмәләренең сыйфатын күтәрәчәк, ата-аналарга балалары белән кушылуга реаль шанс бирәчәк һәм проблемаларны судка кадәр хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Урыннарда күтәрелә торган катлаулы мәсьәләләр арасында Светлана Захарова балигъ булмаганнарга гаиләдә белем алуга кагылышлы мәсьәләләрне атады. Мәгариф учреждениеләрендәге низаглар, элеккечә үк, алдынгы позицияне алып тора – узган елга карата сан 13% ка кимесә дә  – 32%. «Гаиләдә белем алучы балалар саны артканнан-арта бара. 2025 елда ул тагын 12,5% ка арткан. Балаларның бер өлеше арадаш аттестация узмый, чөнки ата-аналар аны мәҗбүри түгел дип саный, ә бу белем бирү сыйфатын контрольдә тоту системасын боза, – дип белдерде ул.  – ФГОС таләпләренә җавап бирми торган сыйфатсыз белем бирү очраклары ачыкланган лицензиясез онлайн-мәктәпләр эшчәнлеге дә борчу тудыра. Без әлеге формага каршы түгел, әмма баланың сыйфатлы белем алуга хокукы бозылу гына түгел, гаиләдәге иминсезлекне яшерү фактлары да ачыклана торган очраклар да бар. Арадаш аттестацияне мәҗбүри узу турындагы мәсьәләне кую зарурлыгы туды. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе катнашындагы ведомствоара түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршында тиешле закон проектын эшләү өчен эшче төркем төзелде һәм ул инде эшкә кереште».

Светлана Захарова шулай ук балалар сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә дә кагылды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстанда әлегә целиакия белән авыручы 82 балага (глютенга түзә алмаучы балаларга) махсус ярдәм чаралары каралмаган. "Без Министрлар Кабинетына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Сорау эшкә алынды", - диде ул.

Моннан тыш, балалар омбудсменының балалар арасында алкоголь белән агулануның артуы борчый –  2025 елда 85 очрак, бу алдагы елга караганда 10% ка күбрәк. "Суицидаль омтылышлар саны 96 очракка кадәр артты. Бу яшүсмерләрнең психологик иминлексезлеге турында борчулы сигнал, – диде Светлана Захарова. – Ситуацияләрне комплекслы бәяләү өчен районнарга чыкканда урыннарда профилактик эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм профилактик чараларны көчәйтү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук укучыларның сәламәтлеген ныгыту буенча проект эшләү бурычын куябыз».

Фикер алышу барышында Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов балаларны Интернет челтәрендәге тискәре материаллардан ничек яклап булуы белән кызыксынды. "Минем элегрәк, 14 яшькә кадәр балаларның телефоннарына ата-аналар контроле урнаштырырга кирәк, ата-аналар балаларның социаль челтәрләрен үзләре теркәсен дип әйткәнемнән соң, өлкәннәрнең дә, балаларның да 70% моны хуплады, – дип билгеләде Светлана Захарова. – Моннан тыш, элегрәк балаларга төнлә интернетка керүне чикләү мәсьәләсе каралды. Әмма безнең бурыч – ачыклау һәм чикләү генә түгел, ә бу социаль челтәрләрдә «утыручыларны» күзәтү».

Депутат Николай Атласов гаиләдә белем бирү һәм аның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә тукталды. «Белем алуга лицензияләре булмаган мәктәпләр дә бар, моннан тыш, без экранның теге ягында кемнең аттестация узуын белмибез: укучымы, ата-анамы яки укытучымы, – дип билгеләде Светлана Захарова. – Безнең бу мәсьәләдә борчыбыз бар, һәм без балаларның безнең мәгариф учреждениеләрендә арадаш аттестация узуын теләр идек».

«2025 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады игътибарга алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International