Леонид Якунин: «Мөхәммәтшинны дөньяда, Россиядә һәм бигрәк тә Татарстанда хөрмәт итәләр»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:47

Бүген республика парламентының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин журналистлар белән әңгәмәсендә бу карарга аңлатма бирде.

«Аның эшен «бик яхшы» дип бәялим. Ул озак еллар Европа Советында бер комитетны җитәкләде. Аны бер тавышка өстенлек белән сайлап куйдылар. Ягъни аны дөньяда, Россиядә һәм бигрәк тә Татарстанда хөрмәт итәләр», - диде депутат.

Ул Мөхәммәтшинга гаилә бәхете теләде.

Мөхәммәтшин беренче мәртәбә ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп 1998 елда сайланды һәм бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр башкарды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International