Инвалидларны инфраструктура объектларыннан файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итү турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 12:55

Бүген Дәүләт Советы утырышында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү федераль законнарны республика законнары белән гармонияләштерү зарурлыгына бәйле. Законга инвалидлар арасыннан булган туристларның туристлык инфраструктурасы объектларына тоткарлыксыз керүен тәэмин итү һәм инвалидлар өчен туристлык продуктыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатларында төгәлләштерү характерындагы үзгәрешләр кертелә.

Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International