Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 13:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Депутат Илгиз Зәйниев билгеләп үткәнчә, агымдагы елның февралендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына терминологияне Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезләмәсенә туры китерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законда «эшкуарлык эшчәнлеге» термины «керем китерә торган эшчәнлек» термины белән алыштырыла, чөнки, Граждан кодексы нигезендә, коммерциягә карамаган оешмалар эшкуарлык эшчәнлеге белән түгел, ә керем китерә торган эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклы. Шулай ук дини оешмаларның уставларында үзәкләштерелгән дини берләшмәләр өлешендәге аерым нигезләмәләр төгәлләштерелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International