Мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 13:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, закон проекты тәкъдим иткән үзгәрешләр 2025 елның 29 декабрендә кабул ителгән   568 нче Федераль законнан килеп чыга. "Төзәтмәләр дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләүгә якын килүне билгеләүгә, мондый системаларның төрләрен (федераль һәм региональ) законнар белән беркетүне, шулай ук дәүләт органнары тарафыннан дәүләт мәгълүмат системасы булмаган ведомство мәгълүмат системаларын булдыру һәм эксплуатацияләү мөмкинлекләрен дә кертеп, юнәлдерелгән, – дип ассызыклады Рәгать Хөсәенов, документны шәрехләп. – Мондый системалар аларның эшчәнлеген оештыру, документация, хуҗалык һәм башкача тәэмин итү буенча бурычларны һәм функцияләрне үтәү максатларында төзелергә мөмкин. Кертелә торган үзгәрешләр дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү өчен хокукый нигез булдыруга юнәлдерелгән».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International