Депутат Лотфулла Шәфигуллин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составына керде

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 13:14

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составын үзгәртү турында карар бүген Дәүләт Советының егерменче утырышы барышында кабул ителде. Яңа сайланган депутат Лотфулла Шәфигуллин әлеге комитет составында эшләячәк.

Лотфулла Шәфигуллин инде өч чакырылыш (дүртенче, бишенче һәм алтынчы) Дәүләт Советына депутат итеп сайланган, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләгән. Лотфулла Шәфигуллин – РФ атказанган элемтә хезмәткәре, ТР атказанган икътисадчысы, Халыкара элемтә академиясе академигы.

Исегезгә төшерәбез, 3 апрельдә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Лотфулла Шәфигуллинны җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп теркәде. Депутат мандаты Фәрит Мөхәммәтшинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыруы нәтиҗәсендә вакантлы булды. Ә 8 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга республика парламенты депутаты таныклыгы һәм күкрәк тамгасы тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International