КПРФ фракциясе депутатлары бакчачылар проблемалары турында фикер алыштылар

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе, 13:15

Бүген Дәүләт Советында коммерциячел булмаган бакчачылык берләшмәләренә дәүләт ярдәмен күрсәтү буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәл уздыру инициативасы белән КПРФ парламент фракциясе әгъзалары чыккан иде. Бакчачылар проблемалары буенча фикер алышуда РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, муниципаль районнарның башкарма комитетлары һәм бакчачылык ширкәтләре вәкилләре катнашты.

Хафиз Миргалимов киңәшмәне ачып, йөзләрчә мең татарстанлы өчен бакчачылыкны үстерү мәсьәләләренең актуаль булып калуын билгеләп үтте. "Экологик һәм янгын куркынычсызлыгы белән бәйле мәсьәләләр бар, - дип ассызыклады парламентарий. – Юллар мәсьәләсе кала. Шуңа күрә без бу мәсьәләләрнең төбәк, федераль якын килүне, гамәлдәге законнарны үзгәртүне таләп итүен күреп, читтә тора алмыйбыз. Алай гына да түгел, кабул ителгән карарлар финансланырга тиеш»

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Татарстанда мең ярымга якын коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре бар, һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү дәүләт һәм муниципаль хакимиятләрнең мөһим бурычы булып тора. "Бакчачылык җәмгыятьләре республикабыз халкының яртысыннан күбрәген берләштерә. Бакчачылыкны үстерү мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш", – дип басым ясады КПРФ фракциясе җитәкчесе.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, түгәрәк өстәлдә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, әлеге тема турыдан-туры илнең күпсанлы гражданнарына кагыла, дип билгеләп үтте.

"Россиядә бакчачылык –  ял итү формасы гына түгел. Күп кешеләр өчен бу азык- төлек, экологик куркынычсызлык чыганагы, ә кайчак  хуҗалык алып бару һәм гаиләне тәэмин итү өчен бердәнбер мөмкинлек,  – дип белдерде Артем Прокофьев.  –  Өлкән буын өчен бу аеруча мөһим. Бу җәһәттән бакчачылык, коммерциячел булмаган ширкәтләр эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә дә, әлбәттә, федераль дәрәҗәдә дә зур игътибар таләп итә".

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты бакчачыларның күпчелек мәсьәләләре комплекслы характерда булуына – инфраструктураны үстерүдән алып калдыклар белән эш итүне җайга салуга кадәр игътибар итте.

"Бу мәсьәләләрнең шактый өлеше төрле дәрәҗәдәге хакимият һәм төрле ведомстволар вәкаләтләре тоташкан урында тора, – дип ассызыклады Артем Прокофьев. – Нәтиҗәдә еш кына бакчачылар бюрократик процедуралар, рәсмиләштерү кыенлыклары һәм төгәл карарлар булмау белән очрашалар. Бүгенге түгәрәк өстәл проблемаларны билгеләргә генә түгел, ә профильле ведомстволарның позициясен дә, аларның җыелган проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәрен дә, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – бакчачыларның үзләрен дә ишетергә мөмкинлек бирә”

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов та чыгыш ясады, ул республикада бакчачыларга дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмә йомгаклары буенча түгәрәк өстәлдә катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International