Дәүләт Советы депутатлары махсус операция зонасына ярдәм илтүне оештырдылар

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе, 16:07

Чаллы шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр. Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтулин һәм Андрей Ляпунов «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» оешмасы волонтерлары белән берлектә 20 тонна гуманитар йөк озаттылар.

Гуманитар йөк  составында – автомобиль, мотоцикллар, төзелеш материаллары, тәгәрмәчләр, генераторлар, җиһазлар, инструментлар, маскировка челтәрләре, медикаментлар, азык-төлек, адреслы посылкалар һәм башкалар. Боларның барысын да волонтерлар, эшмәкәрләр, шәһәр һәм республиканың битараф булмаган кешеләре җыйды.

Йөк хәрбиләргә, Чаллы волонтерлары инде берничә ел ярдәм иткән фронт янындагы шәһәрдәге госпитальләргә һәм мәктәпкә җибәрелә. «Инде дүртенче ел без "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз - 16" волонтерлары белән даими рәвештә шундый озатулар оештырабыз,  – дип билгеләп үтте Руслан Нигъмәтулин. – Җыелган ярдәм күләменең кимемәве сөендерә. Кешеләр булыша, кыйммәтле техника сатып алырга ярдәм итә. Төзелеш материаллары, җиһазлар, инструментлар бүлеп бирүче предприятиеләр, эшмәкәрләр бар. Волонтерлар өй рецептлары буенча аеруча җылы итеп коры ашлар, икенче ризыклар, чәй, компотлар әзерлиләр. Посылкалар шулкадәр күп җыелды ки, алар бер фурага гына сыймады. Шуңа күрә киләсе  йөкне әзерлибез. Һәм һәркем бу мөһим уртак эшкә кушыла ала".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International