Закон үз көченә керде

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе, 10:33

Дәүләт Советының егерменче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү чараларын киңәйтүгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы мохит тудыру, туристлар өчен инфраструктураны һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен таләпләрне камилләштерүне күздә тота.

Мөмкинлеге чикле булган туристларга шартлар булдыру

1 сентябрьдән «Татарстан Республикасында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 25-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Законга кертелгән үзгәрешләр инвалид-туристларга мөмкинлекләрне киңәйтүне күздә тота.

СВО ветераннарына – эш урыннары

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында» 23-ТРЗ номерлы Закон шулай ук 1 сентябрьдән үз көченә керә. Анда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарның эш белән тәэмин ителүенә өстәмә гарантияләр булдыру каралган. Документта, хезмәткәрләре саны 200 дән артыграк булып, Татарстанда эшчәнлек алып бара торган оешмаларга хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә алуга квота билгеләнгән. Ул хезмәткәрләрнең гомуми санының 1 проценты күләмендә булырга тиеш.

Инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре, банкрот булып танылган оешмалар, күп хезмәткәрләрен эштән җибәрергә мәҗбүр булучылар яки мәшгульлек хезмәтендә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан үзләренә кирәкле кандидат таба алмаучылар квотаны үтәмәскә мөмкин.

Яңалык республикада 800 дән артыграк эш бирүчегә кагыла. Яңа законның СВО ветераннарын уңышлы төстә эшкә урнаштыруга, тыныч тормышка җайлаштыруга ярдәм итәчәге көтелә.

Балтач районы чикләре үзгәртелә

«Татарстан Республикасы Балтач районының Ямбурово поселогын бетерү, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында һәм «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 30-ТРЗ номерлы Закон 8 майдан үз көченә керә. Законда Балтач районы Куныр авыл җирлегендә урнашкан Ямбурово бистәсен бетерү каралган.

Бистә инде 20 ел чамасы буш тора. Соңгы кешесе 2004 елда Чепья авылына күченгән. Биредә социаль һәм мәдәни объектлар, күренекле урыннар да юк. Куныр авыл җирлегендә яшәүчеләр торак пунктны бетерү тәкъдимен хуплаган.

Закон нигезендә шулай ук Балтач шәһәр җирлеге, Норма һәм Сасна авыл җирлекләре чикләре үзгәртелгән. Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә төп торак пункт статусы бирелү сәбәпле, Балтач шәһәр җирлеге территориясе киңәйтелгән.

Дәүләт идарәсен цифрлы үзгәртү

1 сентябрьдән «Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 27-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Республика законына үзгәрешләр кертү дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләү (мондый федераль һәм төбәк системалары төрләрен законга салуны кертеп) ысулларын билгеләүгә, шулай ук дәүләт органнары ведомстволарының мәгълүмат системаларын (дәүләт мәгълүмат системалары булып тормаган) булдыру һәм алардан файдалану мөмкинлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.

Мондый системалар дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, документлар белән эш итү, хуҗалык эше, башка эшләр буенча бурычларын үтәү максатында булдырылырга мөмкин. Үзгәрешләр дәүләт идарәсен цифрлы үзгәртүне алга таба дәвам итүгә хокукый нигез булдырырга тиеш.

Мәдәни мирас объектлары турында

«Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 26-ТРЗ номерлы Закон 27 апрельдән үз көченә керде (1 июньнән үз көченә керәчәк 1 нче статьяның 2 пунктындагы өченче абзацыннан тыш). Закон федераль закондагы төзәтмәләргә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, 2025 елның 17 ноябрендә кабул ителгән федераль законга төбәк сак органнарына өстәмә вәкаләтләр бирү ягыннан үзгәрешләр кертелгән. Быел 1 июньнән аларның вәкаләтләренә төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары буенча Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына мәгълүматлар кертү каралган.

Тагын бер үзгәреш ачыкланган мәдәни мирас объекты территорияләре чикләрен раслау тәртибен билгеләүгә кагыла. Федераль законда күздә тотылганча, ачыкланган объект территориясенең чиге, мәдәни мирас объектларын саклау буенча төбәк органы акты нигезендә, Россия субъектының закон чыгаручысы билгеләгән тәртиптә раслана. Кабул ителгән республика законы Татарстан Министрлар Кабинетына – мондый тәртипне билгеләү вәкаләте, ә Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына мондый чикләрне раслау вәкаләте бирә.

Тагын бер үзгәреш «берләштерелгән сак зонасы» төшенчәсен куллану ягыннан республика законына аныклык кертүне күздә тота. Хәзерге вакытта федераль законда «мәдәни мирас объектларының бердәм сак зонасы», «хуҗалык эшчәнлеге өчен төзелешне җайга салуның бердәм зонасы», «сакланылыштагы табигый ландшафтның бердәм зонасы» төшенчәләре кулланыла һәм кыскартылма сүзләр кертелә.

Район һәм шәһәр башлыкларына – яңа статус

8 майдан «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 28-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Документ нигезендә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына бер үк вакытта республика дәүләт вазыйфасы һәм муниципаль вазыйфа биләүче затлар статусы биреләчәк.

Законга кертелгән үзгәрешләр республика законын федераль таләпләргә, аерым алганда, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү зарурилыгына бәйле.

Гавами хакимиятнең бердәм системасы нигезендә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары бер үк вакытта Россия субъектының дәүләт вазыйфасын һәм муниципаль вазыйфаны били. Шул ук вакытта җирлекләр башлыкларына мондый икеләтә статус бирелмәячәк.

Моннан тыш Законда район һәм шәһәр башлыклары өчен өстәмә гарантияләр билгеләү күздә тотылган. Бу республиканың дәүләт вазыйфаларын биләүчеләргә гарантияләрнең бердәм системасын булдыру өчен кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International