Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре майның икенче яртысында узачак

2026 елның 4 мае, дүшәмбе, 11:08

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларга (шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларына, шулай ук шәхси хуҗалыкларга) ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре майның икенче яртысында узачак. Бу хакта бүген республика муниципаль районнарында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләренә әзерлек кысаларында агросәнәгать комплексына ярдәм программалары буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмәдә сүз барды, аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды.

Беренче семинар18 майда Минзәлә районында була.. Моннан тыш, зона киңәшмәләре Яңа Чишмә, Арча һәм Буа районнарында узачак. Анда, гадәттәгечә, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермер ассоциацияләре, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре, шулай ук республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, парламент депутатлары катнашачак.

Мондый зона киңәшмәләре республикада 2010 елдан бирле үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Мондый системалы эшнең беренче нәтиҗәләреннән берсе шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында закон кабул итү булды. Быел законга 10 ел тулды. Документ фермерлык хәрәкәтенә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын билгеләде, авыл халкының мәшгульлек мәсьәләләрен өлешчә хәл итте, моннан тыш, үз вакытында эре мөгезле терлекләр саны кимүне туктатырга һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттырырга мөмкинлек бирде.

Бүгенге көндә Татарстанда 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 2,6 мең фермерлык һәм 420 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Узган ел хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан 160 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International