Андрей Егоров ветеран Кавый Хәсәновны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2026 елның 4 мае, дүшәмбе, 11:11

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров Бөек Ватан сугышы ветераны Кавый Хәсәнов белән очрашты. Депутат ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, нык сәламәтлек теләде, бүләкләр тапшырды.

Кавый Басыйр улы Хәсәнов Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында җиде балалы крестьян гаиләсендә туа. 1927 елда гаилә Чиләбегә күчеп килә, анда ул беренче сыйныфка бара. 7 сыйныфтан соң 9 нчы һөнәр училищесын тәмамлый.

1943 елның мартында ул үз теләге белән армиягә китә. 1нче Балтыйк буе фронтында сугыша, Смоленск һәм Белоруссия өлкәләрен азат итүдә катнаша. Полоцкны алган вакытта кулына пуля ярасы ала, ике ай Ивановск өлкәсендә госпитальдә дәвалана, ә аннары яңадан фронтка кайта һәм хезмәтен Украина фронтында 5 нче аерым элемтә батальонында дәвам итә. 1945 елның 8 апрелендә кыйпылчыклы яра ала.

1949 елның ахырында Кавый Басыйр улы демобилизацияләнә. 1950 елда өйләнә, хатыны белән 53 ел яшиләр, ике кызлары бар.

Сугыштан соң ул «Полет» җитештерү берләшмәсендә слесарь булып эшли, шулай ук Чиләбе автотранспорт техникумында практик дәресләр алып бара һәм аннан пенсиягә китә. 1987 елда Казанга күченә.

Кавый Хәсәнов Дан Ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук «Батырлык өчен», «Венаны алган өчен», «Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International