Константин Толкачев вафат булу сәбәпле, Марат Әхмәтов кайгы уртаклашты

2026 елның 4 мае, дүшәмбе, 11:54

Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачев вафат булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов кайгы уртаклашты. Кайгынамә Башкортстан парламенты депутатларына юлланган.

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үзе исеменнән Толкачевның гаиләсенең, туганнарының һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашты.

Телеграммада Константин Толкачевның егерме елдан артык Башкортстан парламентын җитәкләгән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булуы әйтелә. Аның төбәкне һәм илне үстерүгә зур өлеш кертүе ассызыклана.

Шулай ук Толкачевның үзен абруйлы сәясәтче һәм инициативалы җитәкче буларак күрсәтүе, социаль-икътисади үзгәрешләрнең хокукый базасын формалаштыруда катнашуы, этникара татулык һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүе билгеләп үтелә.

Марат Әхмәтов Константин Толкачевның якты истәлеге аның белән таныш булган һәм бергә эшләгән һәр кешенең күңелендә сакланачак, дигән ышаныч белдергән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International