СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия һәм Ислам дөньясы илләренең Халыкара хезмәттәшлек күргәзмәсен карады. Күргәзмә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза, биредә инвестиция һәм инфраструктура проектлары, ислам финанслары, кече, урта һәм эре бизнесның сәнәгать продукциясе тәкъдим ителгән.
14
май, 2026 ел
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз эшмәкәрләрнең хезмәттәшлек офыкларын киңәйтү (ИХО хатын-кызларының БРИКС, АСЕАН һәм ШОС халыкара оешмалары хатын-кызлары белән хезмәттәшлек перспективалары мисалында)» сессиясе узды. Ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган иде. Сессия эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алсу Нәбиева һәм Ирина Терентьева, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең хатын-кызлар бизнес-бергәлеге вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы буларак БРИКС хатын-кызлар эшлекле альянсының Россия өлеше рәисе Анна Нестерова чыгыш ясады.
14
май, 2026 ел
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» XVII халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Зур Евразия партнерлыгы: үсеш стратегиясе» сессиясе узды, анда катнашучылар Зур Евразия партнерлыгын перспектив күзаллауны формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән секциядә катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ