«Хатын-кыз карашы» трегында хатын-кыз эшмәкәрләрнең хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе, 17:26

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз эшмәкәрләрнең хезмәттәшлек офыкларын киңәйтү (ИХО хатын-кызларының БРИКС, АСЕАН һәм ШОС халыкара оешмалары хатын-кызлары белән хезмәттәшлек перспективалары мисалында)» сессиясе узды. Ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган иде. Сессия эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алсу Нәбиева һәм Ирина Терентьева, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең хатын-кызлар бизнес-бергәлеге вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы буларак БРИКС хатын-кызлар эшлекле альянсының Россия өлеше рәисе Анна Нестерова чыгыш ясады.

Вьетнамның хатын-кыз эшмәкәрләре советы рәисе Минь Тхи Тует Нгуен Көньяк-Көнчыгыш Азиядә хатын-кызлар бизнес-бергәлегенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Безнең клиентлар һәрвакыт яңа өзелгән яшел продукция алырга тели, – дип сөйләде сессиядә катнашучыларга Вьетнамнан килгән кунак. – Бүген чиста табигать шартларында үстерелгән органик продукцияне күп кенә хатын-кыз эшмәкәрләр сата. Үз продукцияңне ерак территорияләргә илтү авыр чаклар да була. Моннан тыш, без чит ил базарларын да үзләштерәбез. Нәкъ менә шуңа күрә онлайн маркетинг үсә, бу безгә Россия, Кытай, Һиндстан һәм башка илләр базарларына керергә мөмкинлек бирә».

Минь Тхи Тует Нгуен продукцияне «Хәләл» стандартлары таләпләренә туры килүгә сертификацияләү темасына аерым тукталды. «Хәләл» сертификатын Вьетнам хатын-кызларына алу авыр, димәк, яңа потенциаль базарларга чыгу да авыр. Һәм минем уйлавымча, якын киләчәктә без моның чишелеш табарбыз, ә хатын-кызлар потенциалны тормышка ашыра һәм халыкара элемтәләрне ныгыту өчен башка илләр базарларына чыга алыр дип уйлыйм».

Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүнең мөһимлеге турында журналистлар белән әңгәмәдә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева да сөйләде.

«Секцияләрдә, аерым алганда, әлеге секциядә сөйләшүләр иң актуаль мәсьәләләр буенча да кызыклы, – дип ассызыклады депутат. – Чишелешләр эзләү форум белән генә чикләнми. Алдагы очрашуыбызда диалоглар тирәнрәк булсын өчен, ел дәвамында да бик зур һәм сизгер эш алып барыла. Халыкара дәрәҗәдәге диалоглар алып барып, без иртәгәге көн өчен җаваплылык алабыз».

Шулай ук Ирина Терентьева «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кырларында оештырылган «Хатын-кыз карашы» трегының ролен дә билгеләп үтте. «Фикер алышына торган мәсьәләләрдә хатын-кыз карашы кешенең халәтенә тирәнтен үтеп керә, шуңа күрә хатын-кызга сизгерлек, шул ук вакытта ярдәмчеллек хас. Бу диалогта без алга, тынычлыкка һәм татулыкка таба барырбыз дип өметләнәбез. Барысы өчен дә бу бик мөһим», – дип белдерде Ирина Терентьева ММЧ вәкилләре белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, БРИКС саммитында тәкъдим ителгән дөнья җәмәгатьчелегендә хатын-кызлар хәрәкәтен үстерү идеясе Казанфорум һәм АСЕАН мәйданчыкларында дәвам итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International