Татарстанда авыл туризмын үстерү эше активлаша

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе, 17:16

Бүген Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмы пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде.

Проектны эшләү йөкләмәсен үтәү өчен министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында ведомствоара эшче төркем булдырылды.

Проект республиканың 8 районын үз эченә ала: Питрәч, Саба, Кукмара, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнары. Май дәвамында эш төркеме алты районда күчмә киңәшмәләр үткәрде.

Марат Әхмәтов муниципалитет башлыкларына проект белән кызыксынулары һәм тулаем авыл туризмын үстерү буенча нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тармакны үстерүгә аерым игътибар бирелә. БМО Бөтендөнья туристлык оешмасының генераль ассамблеясе тарафыннан  2020 ел авыл һәм экология туризмы елы дип игълан ителде. Быелның май аенда Россия Президенты тарафыннан илнең эчке туризмын үстерү зарурлыгы турындагы идея яңгырады, туристлар өчен кызыклы маршрутлар эшләү бурычы  йөкләнде. Федераль дәрәҗәдә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе эшләнде. Татарстанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе гамәлдә, анда авыл туризмы алга киткән юнәлеш буларак билгеләнгән.

«Хәзер үз республикабызны, аның үсешенең тарихи аспектларын  белү актуаль, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Татарстанның авыл туризмын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Республика өчен ачыла торган мөмкинлекләрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалану өчен бу эшкә актив керешергә кирәк».

Күчмә киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча эш төркемендә катнашучылар эчке туризмны үстерү өлкәсендә кайбер уртак проблемаларны ачыкладылар. Беренче чиратта, сүз соңгы елларда сизелерлек бюджет акчалары кертелгән мәдәни-тарихи объектлар потенциалының җитәрлек дәрәҗәдә гамәлгә ашырылмавы турында бара. Иң мөһим мәсьәләләр арасында - тулаем туристлык инфраструктурасын үстерүнең түбән дәрәҗәсе, танылган бренд булмау, квалификацияле кадрлар җитмәү, инвестицияләр күләме җитәрлек булмау, туризм өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүче авыл кешеләре өчен махсус ярдәм программаларының булмавы.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, туризм үсешен бу юнәлеш белән кызыксынган кешеләр генә активлаштыра ала. Бу эшкә эшкуарлар алынмаса административ ресурслар һәм бюджет финанславы гына көтелгән нәтиҗәләрне бирмәячәк.

Утырышта фермер Әхмәт Котдусов чыгыш ясады, аның проекты - Ямаширмә авылында «Татар страусы» страус фермасы республикада иң уңышлысы дип танылды. Ел саен фермага 8 меңнән артык кеше йөри.

Саба һәм Кукмара районнары башлыклары үз территорияләрендә авыл туризмын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар үзләренә килүче туристлар санының сизелерлек артуын билгеләп үтәләр.

Фикер алышу барышында утырышта катнашучылар туризм өлкәсендә грант ярдәме дәрәҗәсенең түбән булуын, милли продукциянең маркетингы булмавын билгеләп үттеләр.

"Тукай юлы" халык проектын оештыру комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова туризм өлкәсендә муниципальара эшне җайга салу кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин туристлык маршрутларында кулланылачак авыллар инфраструктурасы белән җитди шөгыльләнергә кирәклеген әйтте.

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, кадрлар җитмәү турындагы фикерләрен шәрехләп, республикада булган бушлыкны тулыландырырга тиешле авыл туризмы буенча укыту программасы эшләнүен билгеләп үтте.

Катнашучылар илнең башка регионнары, шулай ук Беларусь Республикасы тәҗрибәсе буенча дафикер алыштылар, анда авыл туризмы субъектларына дәүләт тарафыннан бик зур ярдәм күрсәтелә.

Киңәшмә эшенә йомгак ясап, Марат Әхмәтов игътибарны районнардагы барлык объектларга инвентаризация уздыруның мөһимлегенә юнәлтте. Бу эш нәтиҗәсендә авыл һәм экология туризмы объектлары реестры төзеләчәк.

Аның әйтүенчә, авыл туризмын үстерү авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру буенча зур эшнең бер өлеше буларак каралырга тиеш.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International