Фәрит Мөхәммәтшин "Зенит-Казан" волейбол командасын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

2024 елның 30 апреле, сишәмбе, 21:22

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол командасын, тренерлар штабын һәм команда җитәкчеләрен Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бүген «Зенит-Казан» волейбол клубы Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм 12 нче тапкыр Россия чемпионы булды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, республика Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин, «Зенит-Казан» клубы директоры Олег Брызгалов, «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры Алексей Вербов адресына котлау телеграммалары җибәрде.

«Татарстан Волейбол федерациясе, республика спорт җәмәгатьчелеге исеменнән һәм шәхсән сезне һәм «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол командасын 2023-2024 елгы алтын сезоны белән чын күңелдән котлыйм, - диелә телеграммада, - «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командасының җиңүен дәвам итеп, тренерлар составының югары осталыгы, клубның бөтен командасы тырышлыгы, республика җитәкчелеге һәм иганәчеләрнең ярдәмен тою нәтиҗәсендә  чыннан да искиткеч нәтиҗәләргә ирешелде. Алексей Игоревич Вербовның  бердәм һәм көчле рухлы дружинасы уникенче тапкыр  волейбол буенча Россия чемпионы булды, илнең Кубогын һәм суперкубогын яулады.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Динамо» оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны да котлады.

«Кичәге матчта кызларыбызның җиңүеннән туган тәэсирләр  әле бетмәнгән дә иде, ә бүген ир-атлар волейбол  «дружинасы» илнең иң яхшы командасы исемен раслады, Татарстан спортының тантанасын күрсәтте, - диелә Әсгать Сәфәров адресына җибәрелгән телеграммада,- бөтен сезон дәвамында «Зенит-Казан» һәм «Динамо – Ак Барс» уенчылары күрсәткән искиткеч уеннар дистә меңнәрне волейбол уенына гашыйк итте».
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International