Алкоголь продукциясен сату тәртибен гамәлгә ашыручы законга кертелә торган үзгәрешләр каралды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 15:04

Бүген Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" республика законы проектын карады. Актив фикер алышканнан соң закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон проектын Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Докладчы билгеләп үткәнчә, закон проекты «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 24 апрелендәге 145-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатларында әзерләнгән.

Федераль законда Россия Федерациясе субъектларына күпфатирлы йортларда һәм (яисә) аның янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуга таләпләр кую вәкаләтләре бирелгән. Үзгәрешләрдән күренгәнчә, алкоголь продукциясен мондый объектларда ваклап сату килүчеләргә гомуми мәйданы 20 квадрат метрдан ким булмаган хезмәт күрсәтү залы булганда гына рөхсәт ителә.

Россия Федерациясе субъектлары мондый җәмәгать туклануы объектларында килүчеләргә хезмәт күрсәтү залы мәйданының зурлыгын арттырырга, шулай ук күрсәтелгән объектларда җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуга тулысынча тыю кертергә хокуклы.

Күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны Татарстан Республикасы территориясендә җайга салуның җәмәгать сорауларына нигезләнеп булдырылган гамәлдәге алымнарын саклап калу максатларында, хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуга тыю кертү тәкъдим ителә.

Проектта җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булган эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына мондый эшчәнлекне шул лицензиянең гамәлдә булу срогы беткәнче башкарырга мөмкинлек бирә торган күчмә нигезләмәләр кертү тәкъдим ителә.

Закон проектында тәкъдим ителә торган үзгәрешләр күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм алкоголь продукциясен куллануны киметергә ярдәм итәчәк.

Закон проекты турында фикер алышуда катнашкан Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова закон проекты өстендә эшне дәвам итәргә тәкъдим итте. "Алкоголь продукциясен сату нокталары, халык күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнарга уңайсызлыклар тудыра, - диде ул. - Тәкъдим ителгән закон проекты кешеләр күпфатирлы йортларда алкоголь сату буенча безнең алга куйган барлык мәсьәләләрне хәл итә алмый. Төзелә торган йортларда мондый җәмәгать туклануы объектларын ачуны тыю турында кайбер законнарга һәм норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертергә кирәктер. Беренче укылышта кабул ителгәннән соң, эшче төркем төзергә һәм депутатларны, муниципаль хакимиятләрне, җәмәгать оешмаларын һәм эшмәкәрләрне җәлеп итеп, бу юнәлештәге законнарга җентекле мониторинг уздырырга кирәк".

Депутат Николай Атласов хәбәр иткәнчә, халык муниципалитетлар җитәкчеләренә алкоголь продукциясен сату өлкәсендә тәртип урнаштыру үтенече белән еш мөрәҗәгать итә. Чаллыда алкоголь сату белән 250 җәмәгать туклануы предприятиесе шөгыльләнә, шуларның 150се күпфатирлы йортларда урнашкан. Исерек килеш кылынган җинаятьләр саны арту күзәтелә. "Кешеләр торак йортларда "салып бирү" эшчәнлеген бөтенләй тыюны таләп итә", - диде депутат һәм закон проекты таләп иткән хезмәт күрсәтү залы мәйданын берничә тапкыр арттырырга тәкъдим итте. Ул икенче укылышка кызыксынучы яклар катнашында фикер алышу үткәрергә тәкъдим итте.

Күп фатирлы йортларда алкоголь продукциясен сату нокталары эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, депутат Илдар Шамилов та мондый "салып бирү"ләрне ябу  яклы. Аның сүзләренә караганда, контрафакт алкоголь продукциясенең 80 проценты күпфатирлы йортларның беренче катларында урнашкан нокталар аша сатыла. "Өйләр шикле бизнес алып бару өчен түгел, ә кешеләр яшәү өчен каралган", - дип сүзен йомгаклады ул.

Депутат Роман Мугерман билгеләп үткәнчә, закон проекты бу нокталарда үз сәүдә бизнесын алып баручы эшкуарлар эшчәнлеген туктатуга юнәлтелмәгән. Аларның алкоголь сатуга булган лицензиясе аның срогы чыкканчыга кадәр гамәлдә булачак. Ул закон проектын эшләп бетерү өчен комитетка кайтарырга тәкъдим итте.

Депутат Марат Галиев парламентарийларны закон проектын карауны эчкечелек һәм алкоголизмга каршы көрәшкә әверелдермәскә чакырды. "Алкоголь базары барлык илләрдә дә җайга салына, - дип искәртте ул. - Алкогольгә каршы сәясәтнең, "коры законнарның" хаталары еш кына фаталь нәтиҗәләргә китерә. Теләсә нинди кискен җайга салу бу базарны криминальләштерүгә, халыкның сәламәтлеген какшатуга, агулануга китерәчәк. Шәһәрләрдә күп фатирлы йортларның беренче катлары еш кына җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру өчен каралган. Бу нарратив бик катлаулы, аны гомуми фикер рәвешендә берләштереп булмый, һәрвакыт каршылыклар калачак. Җәмәгать туклануы пунктларын сәүдә белән бутарга ярамый. Ә федераль закон сәүдә буенча чикләүләрне күздә тотмый. Шуңа күрә төзәтмәләрне федераль закон кысаларында кабул итәргә кирәк".

Фикер алышуда шулай ук депутатлар Роман Мугерман, Николай Рыбушкин һәм Азат Хамаев катнашты, ул бу мәсьәлә буенча парламент тыңлауларын үткәрү тәкъдимен кертте.

Закон проектына һәм әйтелгән тәкъдимнәргә аңлатма биреп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон проектының һәрьяклап өйрәнүне таләп итүен билгеләп үтте. "Депутатларның барлык тәкъдимнәре дә акыллы, шулай ук муниципаль һәм җирле хакимият органнары фикерен дә исәпкә алырга кирәк, - диде ул. - Эре шәһәрләрдә дә, зур булмаган торак пунктларда да вәзгыятьне өйрәнергә һәм кече бизнес мәнфәгатьләре һәм гражданнар таләпләре арасында "алтын урталык" табарга тырышырга кирәк. Бу объектлар кайчак эшкуар гаиләсенең бердәнбер керем чыганагы булып тора".

Фәрит Мөхәммәтшин, мәсьәләнең барлык якларын икенче укылышка һәрьяклап өйрәнү өчен, эшче төркем оештыру кирәклеге белән килешеп, закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Алкоголь продукциясен куллануны чикләүгә кагылышлы тагын бер закон проектын карап, Дәүләт Советы үзе тәкъдим иткән "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын (алкоголь продукциясен ваклап сатуга өстәмә чикләүләр һәм тыю билгеләү өлешендә, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә) кире алды. Мондый карар федераль законнарга яңа үзгәрешләрнең ТР Дәүләт Советы инициативасында бәян ителгән тәкъдимнәрне максималь исәпкә алуы белән бәйле.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International