Татарстан Президенты инаугурациясен уздыру көне билгеләнде

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе, 16:12

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Шул ук көнне парламентның унөченче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарлары кандидатурасын килештерү планлаштырыла. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Президиум утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга катлаулы сайлау кампаниясен оештырган һәм уңышлы уздырган өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Иҗтимагый палатасы сайлау кампаниясен уздыруга китергән берничә уңышлы яңалыкны  билгеләп үтте. Шулай итеп, җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында блогерларны җәлеп итү халыкның мәгълүматлылыгына һәм активлыгына уңай йогынты ясаган.

"Сайлаулар тәмамланды, әмма барыбыз алдында да зур эш фронты ачыла. ТР Президентына, шәһәр, район һәм җирле советларга кандидатлар адресына зур санда кергән тәкъдимнәрне һәм наказларны анализларга кирәк. Алда инде ТР Президенты җитәкчелегендә яңа формалаштырылган муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары алдында җитди эшләр тора», - дип басым ясады ул.

Сайлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады. Ул 2020 елгы сайлау кампаниясенең Татарстанда закон таләпләре нигезендә узуына һәм җитди вакыйгаларсыз тәмамлануына игътибар юнәтте. Сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә 65 территориаль сайлау комиссиясе, 22 мең тирәсе кадр составы булган 2807 участок сайлау комиссиясе катнашкан. Тавыш бирү барышын 20 меңгә якын күзәтүче күзәткән.

"Бүгенге сайлаулар җитди авыруны профилактикалау,  партия конкуренциясе, сайлау системасының барлык институтларын үстерү буенча җитди эш алып барылу белән истә калачак. Сайлау процессының ачыклыгы һәм легитимлыгы мәсьәләләре аеруча җентекләп эшкәртелде, - дип билгеләде ул. - Авыр эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык дүрт кампаниядә тавыш бирү өч көнлек булды, барлык куркынычсызлык чараларын үтәү мәҗбүри булды. Бу сайлау процессын оештыруга катнашы булган һәркемгә аерым җаваплылык йөкләде ".

Узган сайлау кампаниясе яңалыклары һәм үзенчәлекләре - йорт яны территорияләрендә, махсус җиһазландырылган мобиль сайлау пунктларында тавыш бирү (бу мөмкинлектән 900дән артык УИК файдаланды); мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар хокукларына югары игътибар (тавыш бирү биналарының 92% ы беренче катларда урнашкан), шулай ук мобиль участоклар булдырылу; Татарстан сайлаучыларының "Минем тавыш" онлайн форумын үткәрү, бу практика шулай ук федераль дәрәҗәдә зур кызыксыну уяткан; ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын, УИК һәм ТИК әгъзаларын авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү (бу проект федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелгән).

Нәтиҗәләргә күчеп, Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда 2 миллион 320 мең 361 сайлаучы катнашун хәбәр итте (сайлаучылар санының 78,78 проценты). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайланган Рөстәм Миңнеханов 83,27% тавыш җыйган, Альмир Михеевны 4,93% сайлаучыларны хуплаган, Альфред Вәлиев 4,64% тавыш җыйган, Олег Коробченко - 3,58%, Владимир Сурчилов - 2,84%.

Җиденче чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда 28 нче номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча Олег Морозов сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган, аны 73,42% сайлаучы хуплаган.

37 нче Алабуга сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда  депутат итеп Тимур Шаһивәлиев сайланган, ул сайлаучыларның 61,09% тавышын җыйган.

Андрей Кондратьев, гомумән алганда, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уңышлы узды, дип өстәде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясенең уңышлы узуын искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлауларда тавыш бирү бик актив булуын, сайлауга килүчеләр саны югары булганлыгын әйтте. Ул шулай ук сайлау кампаниясенең культурасы да артты, дип өстәде.

Президиум әгъзалары, ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматын кабул итеп, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасын оештыру һәм үткәрүгә бәйле берничә мәсьәләне карады.

Парламент Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме буенча парламентарийлар 18 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тантаналы чара уздырырга карар кылдылар.

Тантананың мөһимлеге һәм республика халкының бу вакыйгага зур кызыксынуын искә алып чарадан турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештырылачак.

Моннан тыш, 18 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына Татарстан Премьер-министры кандидатуралары һәм аның урынбасарлары турында тәкъдимнәр кертү көтелә. Шуңа бәйле рәвештә парламентның чираттагы, унөченче утырышын уздыру турында карар кабул ителде, анда Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерү күздә тотыла.

«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», - дип белдерде Лилия Маврина.

Җәмәгатьчелекнең Татарстан Хөкүмәтен формалаштыру турындагы мәсьәләгә зур кызыксынуын исәпкә алып, шулай ук парламентның унөченче утырышын турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляцияләү турында карар кабул ителде.

Президиум әгъзалары 24 сентябрьдә 10 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында парламентның ундүртенче утырышын үткәрү турындагы тәкъдимне дә хупладылар. Анда ТР Президентының ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы яңгыраячак.

Президиум Дәүләт Советының ундүртенче утырышын турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляцияләүне оештыру турында карар кабул итте.

Утырышны тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин "республика тормышының мондый җаваплы чорында без Татарстан Республикасы Президентының 2021 елга юлламасын тыңлаячакбыз һәм аның буенча киләсе парламент утырышында Президентның республика алдына куйган бурычларын хәл итү өчен бюджет базасын билгеләячәкбез" дип белдерде.

Парламент башлыгы фикеренчә, депутатларны, ТР Дәүләт Советы фракцияләрен, ТР Хөкүмәтен, ТР Президенты Аппаратын Татарстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне карауга җәлеп итәргә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International