Фәрит Мөхәммәтшин Валерий Газзаев белән очрашты

2020 елның 18 сентябре, җомга, 16:41

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Валерий Газзаев белән эшлекле очраш үткәрде. Газзаев Казанга «Төркиләр алтыны» яшьләр форумында катнашу өчен килде.

Фәрит Мөхәммәтшин форумның мөһимлеген билгеләп үтте, ул РФ төрки халыкларының төбәк берләшмәләре вәкилләре тарафыннан булдырылган яшьләр проектларын алга этәрү мөмкинлеге бирә. ТР Дәүләт Советы Рәисе форумның дискуссион мәйданчыкларының берсе эшендә катнашу планнары турында әйтте.

Валерий  Газзаев форумда бүгенге очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, «Төркиләр алтыны» дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт өлкәсендә яшь лидерлар әзерләү өчен оптималь мәйданчык булып тора.

Очрашуда шулай ук Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

«Төркиләр алтыны» бөтенроссия яшьләр форумы 16-20 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Идел» яшьләр үзәге базасында уза. Быел анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат, шул исәптән 20 кешедән торган Татарстан делегациясе дә катнашты. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International