"Бердәм Россия" фракциясе утырышында шәһәр-авылларда уңайлы мохит булдыру турында фикерләштеләр

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 10:05

Бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республика шәһәрләрендә һәм авылларында уңайлы мохитне комплекслы үстерү механизмнарын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, республикада җәмәгать урыннарын үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылган.

Иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору буенча республика программасы 2015 елда башланган иде. «ТР паркларын һәм скверларын үстерү» программасы буларак башланып, алдагы елларда «ТР су саклау зоналарын төзекләндерү» һәм «ТР җәмәгать киңлекләрен үстерү» лозунглары астында дәвам иттерелде. Шушы еллар эчендә эшләнгән Татарстан тәҗрибәсе «Шәһәр мохите» федераль проекты нигез итеп алынды. Проектның иҗтимагый советы җитәкчесе  – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Әлеге проект гамәлдә булган чорда республиканың барлык районнарында да төзекләндерү эшләре үткәрелде, төзекләндерелгән объектларның гомуми мәйданы 6 млн.кв.м тәшкил итте», - диде Александр Тыгин. 

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру эшенең дәвамы "Безнең ишегалды" программасы булды, аның инициаторлары булып  бердәмроссиялеләр чыгыш ясады. Программа кысаларында Дәүләт Советы депутатлары - "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары зур эш башкарды. "Сайлау округларында депутатлар эшләгән вакытта 8 меңнән артык наказ килде, шуларның 25% - ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсе буенча", - дип басым ясады Александр Тыгин.

Якындагы 5 елга эшләнгән ишегалларын төзекләндерү программасына 7 меңгә якын йорт кергән, аларда элек ремонт булмаган. Узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча 1 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән. «Апрельдә программа активлаша», - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. Ул шулай ук хезмәттәшләрен программада актив катнашырга чакырды.  

Үзенең депутат эшчәнлеге турында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Елена Кузьмичева хисап тотты. Ул сайлаучылар белән эшләүгә аерым басым ясады.  

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International