Датасы буенча тикшерү
Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Вавилов Нурлатта эш сәфәрендә булды. Ул Казан хосписы табиблары белән бергәләп участок табиблары һәм җирле хастаханәләр фельдшерлары өчен паллиатив ярдәм күрсәтү буенча семинар уздырды. Мондый очрашулар республиканың башка районнарында да уза.