Владимир Вавилов Нурлат волонтерлары белән очрашты

2019 елның 18 октябре, җомга, 16:30

Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Вавилов Нурлатта эш сәфәрендә булды. Ул Казан хосписы табиблары белән бергәләп  участок табиблары һәм җирле хастаханәләр фельдшерлары өчен паллиатив ярдәм күрсәтү  буенча семинар уздырды. Мондый очрашулар  республиканың башка районнарында да уза.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  Владимир  Вавиловны шәһәрнең  волонтерлары белән очрашуга да чакырды. Алар – волонтерлык тәҗрибәсе булган югары сыйныф укучылары.

 «Искиткеч актив яшьләр. Аларны Казан хосписының волонтерлар белән эшләү тәҗрибәсе кызыксындыра»,  – диде Владимир Вавилов.

Ул укучылар белән  социаль  волонтерлык  системасын  оешыру буенча планнары белән дә уртаклашкан. Депутат бу тәкъдимне иҗтимагый  фикер алышулар прокты кысаларында  закон  дәрәҗәсендә карау  мөмкинлеген инкарь итми.

 «Безгә хәзер  вакытлыча гына түгел,  бәлки даими волонтерлар кирәк. Кеше бу эшнең үзенчәлекләрен, тәртибен, этикет законнарын белә икән, аңа авыру кеше белән элемтә урнаштыру кыен булмаячак. Моның өчен аерым система булдырырга кирәк. Бу – тәрбия дә,  кызыксындыру да,  "көмеш яшьтәгеләр" дип аталучылар  арасында волонтерлыкны да үстерү»,  – диде Вавилов. 

Депутат укучыларны Казан хосписына стажировка узарга һәм "Хосписны бергәләп төзибез" дип аталган хәйрия марафонында катнашырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International