Дәүләт Советы депутатлары Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналарда катнашты

2026 елның 9 мае, шимбә, 15:54

Бүген, 9 Майда, Җиңү көнендә, Дәүләт Советы депутатлары республика муниципалитетларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар. Парламентарийлар үзләренең сайлау округларында ветераннар белән очраштылар, аларны бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөгелмә районында Җиңү Парадында катнашты. Парад Бөгелмә шәһәренең Техника йорты янындагы мәйданда узды, анда меңләгән кеше һәм кунаклар җыелды. Юрий Камалтынов Татарстан Рәисе, республика Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән бөгелмәлеләрне Җиңү көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын ирештерде.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге урамда сугышчан сафларда хәрбиләр, көч ведомстволары хезмәткәрләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары узды.

Юрий Камалтынов Мәңгелек дан мемориалына һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында бәйрәм чараларында катнашты. Минзәлә шәһәрендә иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде – сугыш еллары музыкасы яңгырады. Төп чаралар В.. Ленин исемендәге стадионда узды.

Азат Хамаев Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә Муса Җәлил бюстына, В.И. Ленин исемендәге шәһәр паркында урнашкан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салды, аннары бәйрәм парадының мактаулы кунагы булды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров Әлки районы халкын Җиңү көне белән котлады. Бәйрәм чаралары Базарлы Матак авылы үзәгендә Азат итүче һәйкәле һәм Мәңгелек ут янында оештырылган иде. Биредә Җиңү маршы узды, дөньяның нинди зур югалтулар белән яулап алынуын күрсәтүче инсталляцияләр күрсәтелде.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы шәһәрендә Җиңү көне тантанасында катнашты. Парад башланганчы депутат шәһәр җитәкчеләре белән Мәңгелек ут янында мактаулы Хәтернең вахтасында торды,  аннары «Ватан-ана» мемориалы янында Җиңү парадында катнашты. Бәйрәм шәһәрнең төрле мәйданчыкларында узды. Руслан Нигъмәтулин Чаллыда яшәүчеләрне Энтузиастлар бульварында узган бәйрәм концертында сәламләде. Исегезгә төшерәбез, депутат һәм ул җитәкләгән «Далини» компаниясе хезмәткәрләре ел саен бәйрәм чараларын оештыруда катнаша һәм Чаллы халкы өчен Солдат боткасы пешерә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районында Бөек Җиңүне бәйрәм итүдә катнашты. Район үзәгендә иртәдән төп урамнар буйлап парад йөреше башланды, анда хәрби техника җәлеп ителде. Парадта район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Мәктәп укучылары һәм район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе парадка армия формасында ата-бабаларының портретларын тотып килделәр.

Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов Биектау район үзәгендә  оештырылган тантаналы чараларда катнашты. Парадның иң мавыктыргыч мизгелләренең берсе  – хәрби һәм ретротехника узуы булды, тамашачыларга барлыгы 50 берәмлек техника тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар Т-72 танкын, БТР бронетранспортерын һәм БРДМ разведка-дозор машинасын күрә алдылар.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты. Депутат район халкын һәм бәйрәм кунакларын Бөек Җиңү көне белән котлады һәм һәр гаиләгә иминлек теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International