Казанда «Үлемсез полк йөреше» узды

2026 елның 9 мае, шимбә, 19:41

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк» йөреше узды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары катнашты, алар үзләренең гаилә геройлары, ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп бардылар.

Йөреш сәгать өчтә башланды. Гадәттәгечә колонна шәһәрнең Карл Маркс урамы буйлап Лобачевский урамы аша, Черек күл паркы һәм Кремль урамы буйлап хәрәкәт итте. Йөрешне Меңьеллык мәйданында тәмамладылар, анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы көтә иде.

Татарстан башкаласында маршрутның озынлыгы 2,1 км тәшкил итте. быел «Үлемсез полк» акциясе 130 меңгә якын кешене берләштерде. Ил Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында йөрешне республиканың төрле милли-мәдәни автономияләре вәкилләре җитәкләде.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов әтисе Әхмәтов Готыф Хаҗиәхмәт улының портретын күтәреп барды.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин "Үлемсез полк"ка бабалары – Вәлиуллин Габделәхәт Вәлиулла улы һәм Әюпов Мостафа Әюп улы портретларын алып килгән иде. «Бүген мин колоннада басып тордым. Йөзләр һәм фотосурәтләрнең чиксез диңгезенә карадым. Ә кулымда үземнең бабаларымның портретлары. Беләсезме, бу сәер тойгы, язгы кояш астында горурлыктан бер үк вакытта эссе дә, каз тәннәрен чыгарырдай салкын да», – дип үз хисләре белән уртаклашкан депутат Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтында.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова бабасы Митрофанов Александр Мироновичның портретын алып килгән.

Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов кулына  әтисе Батыр Солтановның,  Александр Лившиц кулына бабасы Константин Ильиновның портретын тоткан.

«Үлемсез полк» йөрешендә шулай ук Алексей Созинов, Ркаил Зәйдуллин, Руслан Шиһабетдинов һәм башка парламентарийлар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International