Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2026 елның 9 мае, шимбә, 09:46

Бүген иртән, 9 май - Җиңү көнендә, Казанның Архангел зиратында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, республика парламенты депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чәчәкләр салу алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Тантана вакытында мылтыктан залп ясалды.

Журналистлар белән аралашканда, Марат Әхмәтов Бөек Ватан сугышы һәм гомумхалык батырлыгы аша яуланган Җиңүнең һәм тарихи хакыйкатьне саклауның тирән әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. "Бүген, илебезнең язмышы хәл ителгәндә, бу көннең әһәмияте тагын да арта. Ватанны, аның дәүләтен, территориаль бөтенлеген саклау өчен барлык халыкларның бердәм булуы мөһим, - диде Марат Әхмәтов. - Мондый чаралар киләчәк буынны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүдә зур роль уйный, бу җиңүнең ничек яуланганын, тыныч тормышның кадерен яшьләр белергә тиеш.  Барлык татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән котлыйм".

Марат Әхмәтов шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Готыф Хаҗиәхмәт улы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Сугышны ул Ленинград фронтыннан башлый, алга таба Украина территориясенә җибәрелә, ике тапкыр яралана, – дип сөйләде Марат Әхмәтов. Ул ике орден – Кызыл Йолдыз һәм Батырлык орденнары кавалеры. Шулай килеп чыга, аны армиягә 1940 елда чакыралар, ә бу вакытта ул хәрби хезмәттә дип саналмый, сугыш тәмамланганнан соң тагын ел ярым хезмәт итеп  1946 елда гына кайта. Мин шундый әтием булуы белән бик горурланам – ул минем өчен һәрнәрсәдә үрнәк».

Татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фадбир Сафин котлады. «Татарстанда яшәүчеләрне, гражданнарыбызны Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу совет халкының батырлыгы, ул безгә бүген яшәргә, иҗат итәргә, эшләргә мөмкинлек бирде. Һәм, әлбәттә, без бабаларыбызга, бабаларыбызга безне яклаганнары, гомеребезне саклаганнары өчен чиксез рәхмәтле. Бу бәйрәмнең кадере көннән-көн арта. Беренчедән, без Бөек Җиңүнең әһәмиятен тирәнрәк аңлый башлыйбыз. Ә бүген, без яңадан илебез мәнфәгатьләрен яклыйбыз, безгә барыбызга да берләшергә, бергә булырга, Җиңү безнең якта булачагына ышанырга кирәк", - дип билгеләде ул. сы.

Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева рәхмәт белдерде. "Мин барлык ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иям. Татарстанда турыдан – туры сугыш хәрәкәтләре булмаса да, республика гомуми җиңүгә үз өлешен кертә, - дип билгеләде Елена Кузьмичева. - Татарстан ул елларда чын хезмәт фронтына әверелә. Мин барлык татарстанлыларга чын күңелдән тынычлык телим. Без барыбыз да изге, Бөек Җиңү бәйрәмен хөрмәтләргә һәм бу истәлекне балаларыбызга тапшырырга тиешбез».

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм Меңьеллык мәйданында хәрби парад белән дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International