Бүген Дәүләт Советы утырышында халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре турында закон кабул ителде. Документ республика законнары нормаларын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.
Чит ил агентлары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлауларда катнаша алмаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары республиканың аерым закон актларына тиешле үзгәрешләр керттеләр. Закон проектының максаты – ТР Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү. Моннан тыш, депутатлар бертавыштан депутат статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын хупладылар.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законның аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында закон кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев керткән һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән өч закон проектын карадылар.
Бүген "Хөкүмәт сәгате" кысаларында мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы мәсьәләләре каралды. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы чаралары турында» ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар милкенә салым турында республика законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.
Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республиканың керемнәре 30,3 млрд.сумга, чыгым өлеше 47 млрд. сумга арттырылды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.