Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 14:59

Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республиканың керемнәре 30,3 млрд.сумга,  чыгым өлеше 47 млрд. сумга арттырылды.

Кертелә торган үзгәрешләр турында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. "Республика бюджетын 4 айда үтәү нәтиҗәләре буенча һәм бер елда көтелгән салым һәм салым булмаган керемнәрнеисәпләп караганнан соң  23,7 млрд.сумга арттырырга тәкъдим ителә, – дип белдерде финанс министры, – шул исәптән, табышка салым буенча – 5 млрд. сумга, физик затлар кеременә салым буенча – 4 млрд. сумга».

Моннан тыш, салым булмаган керемнәр күләме 14,7 млрд.сумга арта. «Кайтарылмый торган керемнәр» бүлеге буенча керемнәр 6,6 млрд.сумга артачак.

Республика бюджетының чыгым өлеше 47 млрд.сумга артачак. Өстәмә акчаларны, аерым алганда, «Казан» халыкара аэропортында перронны реконструкцияләүгә, Казанның Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү буенча эшләрне башкаруга, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүгә, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлтү планлаштырыла. Шулай ук быел бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакының артуы көтелә.

Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Финанс министры билгеләп үткәнчә, 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 429,9 млрд.сум, чыгымнар 446,6 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бюджет дефициты 16,7 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты, законга үзгәрешләр кертү проектын карап чыгып, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең объективлыгын һәм кирәклеген билгеләп үтте, дип белдерде комитет рәисе Леонид Якунин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International