"Хөкүмәт сәгате" кысаларында мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы мәсьәләләре каралды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларында «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы чаралары турында»  ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

Бүген республикада 5,9 меңнән артык объект дәүләт саклавында тора. Ел саен республика бюджетыннан тармак мәсьәләләрен хәл итүгә 4 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе соңгы елларда күзгә күренеп үзгәргән уникаль һәйкәлләр буенча башкарылган эшләргә  җентекләп тукталды. Алар арасында Карл Маркс урамындагы Сандецкий утары, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле, Мөштари урамындагы Киселевның керем йорты, Чукашев йорты, Дротоевский йорты һәм башкалар бар. Татарстанның мәдәни һәм тарихи объектлары туристларны җәлеп итү урыны булып тора. 2023 елда Казан Кремленә 4,4 миллионнан артык кеше килгән.

Иван Гущин билгеләп үткәнчә, күп кенә муниципаль районнарда һәйкәлләрне реставрацияләү эше дә бик мөһим. Әгерҗе районында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов утарына, Әтнә районында Даутов йортына; Алабуга шәһәрендә Иван Шишкин яшәгән йортка "икенче тормыш" бирелгән.

Быел реставрация эшләреннән соң Казанның иң борынгы таш мәчетләренең берсе – Каюм Насыйри урамындагы «Әл - Мәрҗани» мәчете яңартылачак. Хәйрия акчалары исәбенә Казанның Меховщиклар урамындагы 27 нче йортта «Яңа бистә мәчете» мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләре бара. Реставрация эшләре Лаеш районы Көек авылындагы Покрау Изге Мария гыйбадәтханәсендә алып барыла. 

Казанка елгасы уртасында калган  һәлак булган сугышчылар һәйкәле буенча эшләр яңадан башланды. "Эшләрнең беренче этабын гамәлгә ашыруга 300 млн сум акча бүлеп бирелде. 150 млн сум - федераль бюджеттан, 150 млн сум – республика бюджетыннан. Проект катлаулы, комплекслы. Эчке бизәлешне реставрацияләү һәм торгызудан тыш, ярны ныгыту һәм гидроизоляцияләү каралган», – дип аңлатты Иван Гущин.

Парламент депутатлары, докладны тикшерүгә күчеп, мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләренең актуальлеген билгеләп үттеләр.. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Ленин-Кукшкино авылында Ленин музеен реконструкцияләү белән кызыксынды. Аның әйтүенчә, 2022 елның мартында утарның флигелендә янгын чыккан булган, ә реставрация эшләре әлегә кадәр башланмаган. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, сорауга җавап биреп, янгын чыннан да элек башланган реконструкция эшләрен туктатырга мәҗбүр итте, дип белдерде. "Объект начар хәлдә, ул вакытта янгын монтаж эшләре белән бәйле электротехник әйберләр аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта объектны сүттек, подряд оешмасына рөхсәт бирдек, ул бүген янган флигельне торгызачак. Моның өчен акча бүлеп бирелде», – диде комитет башлыгы.

Фикер алышуда шулай ук депутатлар Фадбир Сафин, Азат Хамаев, Александр Комисаров, Лотфулла Шәфигуллин катнашты. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хөкүмәт сәгатенә йомгак ясап, Иван Гущинга җентекле һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшләренә мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы мәсьәләләргә актив катнашырга киңәш итте. 

Мәгълүмат игътибарга алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International