Оешмалар милкенә салым буенча ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтылды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:07

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар милкенә салым турында республика законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.

Бакчачылык яки яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренә, шулай ук бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен гражданар тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварына кадәр оештырылган коммерцияле булмаган оешмаларга карата гомуми файдаланудагы мөлкәт булып торучы мөлкәткә  карата салым салудан азат итүне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган.

Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата оешмалар өчен, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалардан тыш, халыкның медицина ярдәме сыйфатыннан канәгатьлеген арттыру һәм халыкның физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче  өлешен арттыру максатыннан билгеләнгән өстенлекләрне салымны исәпләнгән салым суммасының 4,55 проценты күләмендә түләү рәвешендә 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International