Чит ил агентлары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлауларда катнаша алмаячак

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:59

Чит ил агентлары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлауларда катнаша алмаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары республиканың аерым закон актларына тиешле үзгәрешләр керттеләр. Закон проектының максаты – ТР Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү. Моннан тыш, депутатлар бертавыштан депутат статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын хупладылар.

Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә кандидат кандидатны теркәү өчен кирәкле документларны, кандидатлар исемлеген тәкъдим иткән вакытка чит ил агенты статусын туктатырга тиеш дип карала.

Күрсәтелгән таләпне үтәмәү кандидатны теркәүдән баш тарту, кандидатны расланган кандидатлар исемлегеннән чыгару өчен нигез булып тора. Чит ил агентлары реестрына кертелгән затлар һәм экстремистик яки террорчылык оешмасы эшчәнлегенә катнашы булган затлар турында мәгълүматларның бердәм реестрына кертелгән затлар кандидатлар һәм сайлау берләшмәләренең вәкаләтле вәкилләре һәм ышанычлы кешеләре, шулай ук күзәтүчеләр була алмый.

Шулай ук закон проекты сайлау фонды акчаларын кандидатларны теркәүгә кадәр сарыф итү мөмкинлеген дә күздә тота. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлауларда кандидат теркәлгәнчегә кадәр булган чыгымнар суммасы сайлау фонды акчаларының закон белән билгеләнгән чик күләменнән 30% ка кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Бүген шулай ук депутат статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертә торган закон проектын хупладылар. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, депутатның чит ил агенты статусын алуы аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International