Республиканың ике муниципаль районы территорияләре чикләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:12

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Аерым алганда, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Менделеевск муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәлә каралды. Сүз Менделеевск муниципаль районы составына керүче «Менделеевск шәһәре», «Монашево авыл җирлеге» һәм «Татар Чаллысы авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү турында бара. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев аңлатканча, чикләрне үзгәртү кирәклеге Татар Чаллысы авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисадый зона булдыруны планлаштырылу белән бәйле.

"Бу районда эш урыннарын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, үзгәрешләр өстәмә рәвештә район һәм республика үсешенә этәргеч бирәчәк", – дип билгеләп үтте депутат Эдуард Шәрәфиев. Ул закон проектын хупларга тәкъдим итте.

Бүген парламент утырышында Түбән Кама районының «Түбән Кама шәһәре» һәм «Простинский авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде.

Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников, документны тәкъдим итеп, закон проектының төбәк әһәмиятендәге объектны - «Этилен 600» Индустриаль парк объектын урнаштыру һәм Түбән Кама муниципаль берәмлеге чикләрендә, шул исәптән Түбән Кама шәһәре территориясендә махсус икътисади зона булдыру максатларында әзерләнгәнлеген аңлатты.

Федераль законнарга ярашлы рәвештә, алдан баручы үсеш территориясе составына махсус икътисадый зона керә алмаганга күрә, «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә «Түбән Кама» социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017елның 22 декабрендәге 1609 номерлы карары нигезендә төзелгән «Түбән Кама» алдан баручы үсеш территориясен үзгәртү кирәк.

Әлеге муниципаль берәмлекләрнең чиктәш чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелгән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турындагы инициативаны хуплаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International