Дәүләт Советы тарафыннан халык сәнгать кәсепләре турында закон кабул ителде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 17:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре турында закон кабул ителде. Документ республика законнары нормаларын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә,  тәкъдим ителгән закон проекты халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә хокукый нигезләрне формалаштыруга, халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә эшчәнлектә катнашучылар исемлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты белән дәүләт реестрында халык сәнгать кәсепләренең традицион яшәү урыннарын теркәү процедурасы кертелә. Әлеге процедура, парламентарийлар фикеренчә, тулы һәм структуралы исәп-хисап алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләре осталары реестрын – халык сәнгать кәсепләре осталары турында мәгълүматлар туплаган мәгълүмат системасын алып бару законлаштырыла. Бүгенге көндә Татарстан реестрына 83 оста, 11 төр сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек үрнәкләре, 45 традицион яшәү урыны, 24 предприятие, 150дән артык халык сәнгать кәсепләре субъекты исемнәре кертелгән.

Шулай ук закон проекты белән сәнгать-эксперт советы тарафыннан халык сәнгать кәсепләре тармагы субъектлары эшчәнлеген озата баруның гамәлдәге практикасы беркетелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International