Республиканың Экология һәм Җир кодексларына үзгәрешләр керелде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев керткән һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән өч закон проектын карадылар.

Аерым алганда, урманнардан файдалану турындагы республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты белән урман фонды җирләрендә тикшеренү эшчәнлеге башкаруга рөхсәт бирү вәкаләтен урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм торгызу өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы (Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы) вәкаләтләренә кертү тәкъдим ителә.

Азат Хамаев әйтүенчә, «ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты җирлектә су саклау зоналары һәм яр буен саклау полосалары чикләрен урында билгеләүче махсус мәгълүмат тамгаларын урнаштыру урыннарына карата таләпләр төгәлләштерелә,  региональ дәрәҗәдәге дәүләт экология экспертизасы объектлары исемлеге тулыландырыла, рекреацион зоналар, табигый дәвалау ресурсларының санитар  саклау округлары чикләрендә җитештерү һәм куллану калдыкларын күмүне җайга сала торган нигезләмәләр төгәлләштерелә, экология экспертизасын уздыру тәртибен җайга сала торган закон нигезләмәләренә төзәтмәләр кертелә.

«ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын тәкъдим итеп, Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, республикада күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү вариантларын киңәйтү зарур. "Хәзерге вакытта шәһәр округларында җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән күп балалы гаиләләр күп, – дип билгеләп үтте ул. – Бу әлеге категория гражданнарга җир кишәрлекләре җитмәү белән бәйле. Проблеманы хәл итүнең бер варианты – күп балалы гаиләләргә башка муниципаль берәмлектә җир кишәрлеге бирү мөмкинлеге".

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Казанда даими яшәүче гражданнарга җир кишәрлекләре Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч муниципаль районнары чикләрендә, ә Чаллы халкына – Тукай муниципаль районы чикләрендә биреләчәк.

Дәүләт Советы профильле комитет тарафыннан хупланган закон проектларын беренче укылышта һәм  тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International