Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законның аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында закон кабул ителде.

"Закон проекты белән дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлар федераль яисә региональ әһәмияттә булырга мөмкин. Җирле әһәмияттәге дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлары төбәк дәрәҗәсенә тапшырыла яки юкка чыгарыла», – дип аңлатты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исемлегеннән «җирле әһәмияткә ия дәвалау-савыктыру урыннарын һәм курортларын булдыру, үстерү һәм аларны саклауны тәэмин итү» мәсьәләсе төшереп калдырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International